Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Экономик кризистан курыкмыйсызмы, кибетләрдән тауарны күпләп алмыйсызмы?


Фәридә Абдуллина, Казан авиация университетында инженер:

-Төрле ярмалар, бәрәңге алып куйдык. Дусларыбыз китерде 7 сумнан 4 капчык-бәрәңге 1мең сумлык булды. 10 килограмм дөге 40 сумнан 400 сум булды. 10 кг вермишель алдык. Вареньелар кайнаттык, бал алдык. Бу продуктларны ел да ала идек. Кризисның конкретно әле беркемгә дә кагылганы юк, беркемдә ач тормый. Халык элекке запаслары белән яши инде, әле барып терәлмәгән. Алда ничек булыр белмим. Моннан да начар вакытлар бар иде бит.

Пенсионер әби:

-Юк, безнең акча юк, пенсия генә. Күпләп продукт алып куялмыйбыз. Кибеттән бәрәңге алабыз 20 сум белән, базарга барсаң юлга 10 сум барырга, 10 сум кайтырга түләргә кирәк, алсам шул, 1 кг бәрәңге алам инде, суповой набор алам., бик начар.

-“Зур урам”да урнашкан универсамда эшләүче администратор Фәрит:

-Бу универсам шәхсән кибет. Бездә бәяләр башка кибетләргә караганда кыйммәтрәк. Запас бик алмыйлар. Яшелчә - җимеш, ит, аракы алалар, ашарга керәләр. Мин монда эшлим. Хезмәт хакым 6 мең сум, бик аз. Хатыным да шулай аз гына хезмәт хакына эшли, балалар зурлар инде. Акча җыеп булмый.

Кибет ихатасын себерүче:

-Безгә хезмәт хакын күбрәк түләсеннәр иде.1-2 көнгә булса да, продукт бирсеннәр иде. Хезмәт хакы бик түбән.

Ирле хатынлы бер гаилә:

-Хәлдән килгәнчә, бар нәрсәнедә алабыз, кризистан курыкмыйбыз. Менә бер көнлек продукт алдык: сөт, кәтлит, ипи, мантый. Гаиләбез бар, балалар юк әле, безгә 30яшь.

-Импортный машинада утырып торган 2 яшь егет:

-Кризис безгә пока кагылмады әле. Без курыкмыйбыз. Безнең Франция банкында акчабыз күп. Шаяртмыйбыз, чынлап әйтәбез. Аларның процентлары да яхшы, акчаны еврода саклыйбыз. Безнең анда туганнар бар, быел җәй көне анда ял итәргә барган идек, шунда акчаны калдырдык.

Русча гына сөйли алган пенсионер, Людмила Кумиркина:

-Менә 1литр сөт алдым, кефир һәм ипи. Запаслар ясамыйм. Мин бер үзем генә яшим, кибеткә якын гына торам. 76 яшькә кадәр яшәдем, бернәрсәдән дә курыкмыйм.

40-45 яшьләрдәге ханым:

-Күпләп алып, кортлатып ятарга теләмим. Бөтен продуктны пачкалап, граммлап кына алабыз. Дөнья бетмәсә, продукт бетәмени, булмаганны? Котыртып, кешене аздыртып, әшәкеләтеп кенә яталар, эшсез, сәламәт кешеләр. Башка кешеләрне нервылансыннар, чирләсеннәр, диеп, проблема булмаган җирдән проблема ясап, котыртып кына яталар.

Бер банкта вахтер:

-Бу банкта үзгәрешләр сизмим. Кешеләр элек күпме йөргәннәр банкка, хәзер дә шулай йөриләр.

XS
SM
MD
LG