Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Гыйрак мәнфәгатләренә каршы килешүләрне хупламый


Иран эчке эшләр министры Али Кордан Тәһран Гыйрак мәнфәгатьләренә каршы килүче һәртөрле документка каршы диде.

Министр бу турыда киңрәк итеп әйтмәсә дә, сүз АКШ хәрбиләренә 2008 елдан соң да Гыйракта калу вәкаләте бирүче килешү турында барганга охшый.

АКШ һәм Гыйрак рәсмиләре арасында каралучы килешү АКШ хәрбиләренең Гыйракта 2011 ел ахырына кадәр калуын, Гыйрак мәхкамәләренең вазыйфа башкармаганда яки хәрби ныгытмадан читтә зур җинаятьләр кылган АКШ хәрбиләрен хөкем итә алуын күздә тота.
XS
SM
MD
LG