Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Хорватия һәм Албаниянең НАТО әгъзалыгын имзалый


АКШ президенты Джордж Буш Хорватия белән Албанияне НАТОга әгъза итеп алу максатындагы документны бүген имзалый.

Вашингтонда үтәчәк имзалау тантанасында НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер да катнашачак.

Бу 2 ил НАТОга кушылу турында сөйләшүләрне башларга апрель аенда чакырылды.

Аларның НАТОга кушылуын оешмадагы 26 илнең барысы да, шулай ук намзәт илләр үзләре хупларга тиеш.

Барысы да алдан уйланганча барса, Албания белән Хорватия НАТОга 2009 елда кушылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG