Accessibility links

Кайнар хәбәр

Dj Radikтан веб-парад


DjRadik.
DjRadik.

Dj Radik интернетта үз сәхифәсен ни өчен тота һәм кайсы татар сайтларына керә?

"Tatar Discotekasi", "Tatar Remixlari" кебек биергә яратучыларга кадерле булган альбомнарның хуҗасы Радик Яруллин иң билгеле татар djларының берсе дә булып тора.

Тумыштан моңлы

Dj Radik Мәскәүдә яши һәм шундагы билгеле татар зыялысы. Мәдәни һәм гаилә чараларын оештыручы Вәлит Яруллинның улы ул. Әнисе Резеда ханым Татарстаннан. Ә әтисе исә Сергач ягында “татар лондоны” дип даны чыккан Эрбишчә авылыннан. Әтисе Мәскәүдә шул авыл исемендәге ансамбльне тота. Мәскәүдәге татарны дуслаштырып, таныштырып торучы ул.Улының бала чагы да музыка, моң арасында узган. Кызы Венера да җырчы.

Вәлит Яруллинның улы да иҗат юлын сайлаган.

Радик сигез яшьтән бирле музыкаль уен коралларында уйный. Музыкаль мәктәптә фортепиано сыйныфын тәмамлаган. Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясында укый. Мәскәүдәге “Кунак” татар клубында яшьләрне биетә. Берочтан ул Казан бию мәйданнарында да көтелгән хуҗа.

Сайтын яңартырга тели

Бу көннәрдә Радик Яруллин үзе җырлап яздырган “Көзләрем” исемле альбомын чыгарды. Тик бу аның бердәнбер сөенчесе түгел. Радик альбомыннан соң сайтын да яңартырга алына. Ә бит әле кайбер башкаручыларда яңасы түгел, искесе дә юк. Ул ни өчен сайт тота? Аның файдасы бармы?

“Зур матди файдасы юк. Әмма ул иҗат кешесен таныту өчен ярдәм итә. Минем белән кызыксынучылар шул сайтка кереп укый һәм аралаша да ала. Тик хәзер сайтымны инде тагын да яхшырак итеп ясарга телим. Искерде кебек”, ди ул.

Матур сүзләрне күп язалар

Djradik.ru сәхифәсендә Радик турында шактый мәгълүмат бирелгән. Тик форумда бит хөсетләр начар сүз дә язып куярга мөмкин. Әмма моңа Радик Яруллин борчылмый. “Берара шулай берсе язгалады. Әмма мине яратып һәм яклап язучылар күберәк булды бит”, ди ул.

Бүгенге көндә исә кызлар аңа кул биреп ачык хатлар яза. Тик Радик та аларның җавабын ачык калдырырга тырыша. Сайты аша кунакка да чакырып торалар икән.

Ай-хай, “Айкай”сыз Мәскәү нишләр?

Радик Яруллин Роза Хәбибуллина җитәкләгән «Айкай» җыр төркемендә дә җырлый иде. Тик бу айда билгеле «Айкай» эшләүдән туктаган. Радик, ул төркемдәге эшчәнлеген һәм иҗатын милли рухлы, бай дип искә ала. Әйтик аның кул эзе кергән “Татарлар килә” (Зөлфәт Хәким) язмасы төрле милли яшьләр чараларда кулланыла торган хит.

Иделия, Айдар Галимов һәм башкалар

Әйе, Радик башка җырчыларга да дискотекаларда кулланырлык итеп музыкалы җыелмалар яздырып бирә. Dj Radik аларның сайтларын да күзәтеп бара. Мәликә, Гөлнара Тимерҗанова, Иделия, Айдар Галимовта бар, ди. Тик күп җырчы сайт тотмый, ди. “Башкалар да шунда керсен иде, тормыш интернетсыз кызыксыз”, ди ул.

Dj Radikтан татнетның веб-парады

1. Tatarlar.ru

2. Tatshop.ru

3. Bars-media.ru

4. Moskvatatar.ru

5. Kunak.ru

XS
SM
MD
LG