Accessibility links

Милли мәгариф ни хәлдә?


Әгәр дә татар дөньясының үзәге булган Казанда, Татарстанда милли мәгариф түбән дәрәҗәдә булса, башка төбәкләрдәге хәлне бәяләү, чагыштыру кыенлаша.

90-нчы елларда, мөстәкыйльлек һәм милли терелеш өчен кызу көрәш барганда, Русия Федерациясенең парламентында да, Татарстан Дәүләт Шурасында да кызу бәхәсләр, депутатлар арасында сәяси көрәш бара иде. Хәзер инде республика депутатлары бер утырышта 70-80ләп мәсьәлә карарга өлгерәләр. Барлык мөһим бәхәсле мәсьәләләр парламент комитетларында, олы кабинетларда, парития җыелышларында хәл ителә. Татарстан Дәүләт Шурасының 22 нче октябрьдә үткән пленар утырышының көн тәртибен тикшергәндә, берничә тапкыр сәяси төсмерле белдерүләр ясалды.

Тикшерүгә куелган сиксәнләп мәсьәләнең һәркайсы катлаулы бәхәсләргә китерерлек иде. Чөнки 3 еллык бюджет проекты бик күп даирәләрнең мәнфәгатенә кагыла. Өч елдан соң кем депутат, кем министр буласын әйтеп булмый. Киләсе елның мартында Дәүләт Советы яңарырга тиеш. Шуңа күрә депутатлар үзләренең тормышка карашларын, кыюлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтергә омтыла.

Пикетка аваздаш дүрт сорау

Бу көнне Дәүләт Советы каршында кечкенә генә пикет сентябрь ахырында җимерелгән “Болгар” кунакханәсенең язмышына һәм аны сүтү сәбәпләрен игътибар итә. Әйтергә кирәк, алдан игълан ителгән булса да, билгеле язучылар, күренекле депутатлар бу пикетчылар янына килмәделәр. Шулай да, сессисянең көн тәртибен тикшергәндә, депутат Туфан Миңнуллин залдагы микрофоннан берничә сорау бирде. “Болгар” кунакханәсен тарихи һәйкәлләр исемлегеннән кем төшереп калдырган, аны җимерергә кем фәрман биргән, бу эшне кем башкарган, кунакханә урынында киләчәктә нәрсә булачак?

Шушы дүрт сорауның кемгә бирелүен парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачыкларга тырышкач, депутат Туфан Миңнуллин җавап бирүченең төгәл исемен атамады. Мин бу сорауларны сессиягә бирәм, диде ул. Шуны исәпкә алып, Дәүләт Советы тәкъдиме буенча хөкүмәт вәкиле кичке утырыш ахырында җавап биргән, диләр. Әмма бу турыда, гомумән куелган 4 сорау һәм бирелгән җаваплар хакында бер генә мәгълүмат чарасы да, бер генә җәмәгать эшлеклесе дә бер сүз дә әйтмәде. Мөгаен, Татарстан Дәүләт радиосының кичке тапшыруларында сессия утырышы трансляциясе дәвам иткәндер, әмма бу җавапны радио аша ишетүчеләрне дә табып булмады. Шундый кискен һәм туры сораулар һәм аларга бирелгән җаваплар менә шулай җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читтә калды. Монысы да хәзерге чорның үзенчәлеге.

Вертикаль заманында

Берәүләр аерым темаларга зур игътибар биреп чәчрәп чыга, ә икенчеләр, дөресрәге, күпчелек, тыныч һәм кәнәгать. Бәхәсле, каршылыклы темаларның эчке потенциалы, сәяси куәте зур түгел хәзер. Шуңа күрә сәяси көрәш, җитди сөйләшү заманнары хатирәләрдә генә калган. Димәк, бюджет тикшергәндә яисә башка җитди проблемаларны күтәргәндә, хәзерге чор сәясәтчеләре һәм хакимият вәкилләре башка төрле, башка дәрәҗәдә сөйләшә. Милли зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре өчен сабак булырлык хәл бу. Демократия, дөресрәге, идарә ителүче вертикаль башка сурәткә кергән заман шул. Халкы да, сәясәтчеләре дә икенчерәк.

Инде милли мәгариф мәсьәләләрен пленар утырышта тикшерергә тәкъдим итү турында. Депутат, Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров үзенең 3-минутлык чыгышын татар милли мәгариф өлкәсендәге аяныч хәлләр турында дип атады. Ул үзенең фикерләренә, сорауларына хөкүмәт вәкиленең, республиканың мәгариф министрsның хисап бирүен тели.


Ринат Закиров чыгышы


“Сез беләсез, татар милли мәгариф системасы тирәсендә вазгыять катлауланганнан катлаулана бара. Әйе, федераль хакимиятләр зур үҗәтлек күрсәтеп бу өлкәдә рәхимсез реформаларны үткәрү дәвам итә. Моннан бигрәк тә милли мәгариф бик зур зыян күрә.

Милләтләргә күп кыенлыклар китергән Совет чорында да мәктәпкә бүгенге кебек кизәнү булмады. Ул чакта федераль министрлыкта милли мәктәпләрне кайгыртучы махсус бүлек тә, милли мәктәпләрне өйрәнүче фәнни тикшеренү институты да эшләп килде. Бүген инде боларның берсе дә юк. Димәк милли мәгариф системасы башта милли компонент дәрәҗәсенә төшерелде, ә хәзер инде шушы компонентны билгеләүче закон да гамәлдән чыгарылды. Әйе, сүз дә юк, шартлар кырыс. Шуңа күрә дә милли мәктәпне кайгыртучы структураларны көчәйтү кирәк иде.

Ә без киресенчә, үзебезнең мөмкинлекләрне дә файдаланмыйча, бу өлкәдә югалтуларга юл куйдык. Бүген дә 14 район үзәгендә һаман татар мәктәпләре юк. Ә булганнары нинди биналарда урнашкан соң? Шул ук күпләп татар яши торган Буа шәһәрен генә алыйк. Монда 6 мәктәп эшләп килүгә карамастан, татар мәктәбенә генә һаман чират җитми килде. Быел биредә, ниһаять берьюлы ике мәктәп файдалануга тапшырылды. Заманча корылган яңа бина да, зур зәвык белән ясалган ремонттан соң престиж мәктәпкә әйләнгән интернат йорты да тагын татар мәктәбенә тәтемәде. Күп санлы сөйләшүләрдән соң ниһаять ачылган татар мәктәбенә иң начар җиһазланган, инде 30-40 ел ремонт күрмәгән иске бина гына калды. Район хакимиятләренең бу гамәлен милли мәгарифне үстерүгә яңача караш дип бәяләргә генә кала.

Башкалабыз Казанда да 15 ел эчендә татар мәктәбе өчен бер генә заманча җиһазландырган яңа бина да сафка бастырылмады. Ул гына да түгел, 90-чы еллар башында булган милли мәктәпләрнең үсеш динамикасы кирегә борылды. Әле кайчан гына Казаныбызда 44 татар мәктәбе бар дип куанып йөргән булсак, узган 2007 елны аның инде 5-се ябылган. Бу турыда сүз чыкканда төрле яктан еш кына, ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирергә теләмиләр дигән сүзләр яңгырый. Бер караганда аларны да аңлап була, хәзерге заманда кайсыбызның газиз баласын әнә шул Буа шәһәрендәге кебек шыксыз бинага илтеп утыртасы килсен?

Әнә татар-төрек лицейларында уку шартлары әйбәт булгач, уку сыйфаты да югары булгач башка милләт ата-аналары да балаларын тырыша-тырыша шул уку йортларына урнаштыралар иде. Кызганыч, ата-аналар теләми дигән сылтауны Рәсәйнең һәр төбәгендә ишетергә туры килә.

Мондый сылтаулар булмасын өчен татар мәктәпләрен бүгенге көн таләпләренә туры килгән биналарда урнаштырырга кирәк. Узган ел Мәскәү, Самара, Саратов шәһәрләрендә элек елларда ачылган татар мәктәпләрен хакимиятләрнең махсус карарлары нигезендә якты, яңа, заманча эшләнгән биналарга күчергәч, аларны компьютер класслары, бассейннар, спортзаллар белән тулыландыргач, ата-аналар балаларын чират белән, конкурс аша шушы мәктәпләргә урнаштыра башладылар. Менә шундый булырга тиештер ул безнең татар милли компоненты.

Биредә без мәгариф системасындагы оештыру мәсьәләләренә дә җентекләбрәк карарга тиешбез. Монда борчылырлык нәрсәләр җитәрлек. Чөнки министрлык милли мәгариф өлкәсенә караган структураларны елдан-ел кыскартуга таба бара. Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләренең Татарстанның үзендәгегә караганда күбрәк икәнен һәм сүз биредә безнең бөек шәхесләребезне биргән һәм татарның милли байлыгын тәшкил иткән татар авыллары турында икәнен истә тотсак, бу уку елы алдыннан министрлыкның шушы читтәге мәктәпләр белән эшләүче бүлекне дә бөтенләй кыскартып ташлавын берничек тә аңлап булмый.

Әле кайчан гына Русиянең 50-гә якын төбәге белән килешүләр төзегән мәгариф министрлыгының соңгы елларда төбәкләрдә татар мәгарифе көннәрен уздыруны туктатуы да, Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итүне бетерү дә, бүген бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтне ачык күрсәтә.

Әле быел гына Мордовия һәм Ульян өлкәсендә узган Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында шушы төбәкләрдә татар авылларында беренче класста балаларга ана телен, “Әлифбаны” укытуны тыюлары ачыкланды һәм безне аптырашта калдырды. Аларга туган тел урынына атнага 9 сәгать күләмендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлаганнар. Бу очракта мәгариф һәм фән министрлыгы чаң сугарга тиеш тә бит, никтер әлегә бар да тыныч. Һәр төбәкнең мәгариф җитәкчеләре белән килешүләр нигезендә уртак тел табып, тиешле чаралар күрергә бик вакыт ләбаса.

Мин бу мәсьәлә буенча бүген министрның аңлатмасын тыңларга һәм аны җентекләп карап тикшерер өчен махсус депутатлар комиссиясен оештыруны тәкъдим итәм”, диде Ринат Закиров.

Депутатның тәкъдиме кабул ителгәч, ягъни мәгариф министрының сессия ахырында чыгыш ясавы кирәк дип табылгач, президент Минтимер Шәймиев бу чыгышның вакытын кичектерергә тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, Русия Дәүләт Думасының комитеты һәм Мәгариф министрыгы Татарстанга ноябрь аенда килеп укыту эшләре буенча утырыш үткәрергә тиеш. Менә шул вакытка мәгариф министрының материаллары күбрәк булачак, дип уйлый Татарстан Президенты. Ягъни, Ринат Закиров күтәргән мәсьәләләрнең шактый өлеше Татарстан парламенты дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый. Шул ук вакытта Татарстандагы мәгарифнең хәле ул кадәр ук аяныч түгел дип санаучылдар да бар. Шулай итеп, милли мәгарифнең аяныч хәлдә булуы киләчәктә тикшереләчәк. Әмма күтәрелгән мәсьәлә җәмәгатьчелек өчен бик мөһим.

Татарстанда татар мәгарифе яманмы?

Әгәр дә татар дөньясының үзәге булган Казанда, Татарстанда милли мәгариф түбән дәрәҗәдә булса, башка төбәкләрдәге хәлне бәяләү, чагыштыру кыенлаша. Монда кибәк белән орлыкны, ак белән караны, гаепле белән гаепсезне дөрес итеп аерырга туры килә. Монысы инде ноябрь аенда Дәүләт Думасының комитеты һәм Русиянең мәгариф министрлыгы Казанда киңәшмә үткәргәндә, милли төбәк компонентын кирәклеген раслаганда тулысынча ачыкланыр. Ә хәзергә депутат чыгышының эчтэлеге һәм аңа мөнәсәбәт журналистларның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читтә калды. Мондый чакларда «Азатлык» радиосы телгә килә.

XS
SM
MD
LG