Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ялкынлы яшьлек” ансамблен Металлурглар сараеннан куып чыгардылар


Сәбәбе – мәдәният сарае шәхси милеккә әйләнде.

Самар татарларының тормышын 38 ел буена эшләп килгән “Ялкынлы яшьлек” исемле үзешчән җыр, бию, шигърият ансамбленнән башка китерү мөмкин түгел.

38 ел дәвамында “Ялкынлы яшьлек” Металлурглар мәдәният сараенда иҗат утында гөрләде. Ниһаять, ансамбльне Металлурглар мәдәният сараеннан куып чыгардылар. Сәбәбе – мәдәният сарае шәхси милеккә әйләнде. Бүгенге көндә ансамбль кайда көн күрергә җыена? Ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч белән шул турыда әңгәмә кордык.

- Күңелсез хәл. Аренда бәяләре бик югары булганлыктан, Металлургтан үзешчәннәр китте, без дә шулар исемлегендә. Быел репетицияләр ике җирдә бара. Бию төркеме, нәфис сүз осталары Дуслык йортында шөгыльләнәләр. Ә җырчылар башка мәдәният йортына йөрергә мәҗбүр. Ул шәһәрдән ерак урнашкан – 25 чакрым. Шулай итеп, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең вокал төркемен үз канаты астына “Чайка” мәдәният сарае алды. “Чайка”ның директоры – Гүзәлия Сафина заманында “Ялкынлы яшьлек”тә берсеннән-берсе матур, истә калырлык биюләр куйган балетмейстер. Шулай итеп, репетицияләребез ике җирдә бара.

Быел 39-нчы сезонны ачып җибәрәбез, 40 еллыкка әзерләнү бара. Быелгы репертуар юбилей программасына нигез салу. “Ялкынлы яшьлек” үз эченә өч жанрны ала - җыр, бию, поэзия.

- Бүгенге көндә байлар җилкәсендә генә яшәп булмый. Сезне мәдәният министрлыгының тануы билгеле, ә менә финанслау ничек?

- Мәдәният министрлыгы киләсе елга “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә 450 мең сум акча бирергә булды.
XS
SM
MD
LG