Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим Магомаев белән хушлаштылар


Мөслим Магомаев белән хушлашу сишәмбе Мәскәүнең Чайковский исемендәге концертлар залында узды.

Танылган сәнгать эшлеклесен соңгы юлга озату чарасы чәршәмбе Әзәрбайҗан дәүләт филармониясе залында дәвам итәчәк. Мөслим Магомаев бабасы һәм якын дусты, Әзәрбайҗанның элекке президенты Хәйдәр Алиев белән янәшәдә, Баку зиратында җирләнәчәк.

Мәшһүр җырчы соңгы елларда йөрәге авыртып интеккән. Узган шимбә иртәсендә дә күкрәк турысыннан кысып алгач, тормыш иптәше Тамара Синявская ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар килгәнче Мөслим Магомаев вафат була.

1942 елда Баку шәһәрендә туган Магомаевта татар каны да булды. Аның әбисе Байдигөл Казан татары булган. Җырчы соңгы көннәренә кадәр туган илен һәм туганнарын сагынып яшәвен әйтеп килде.

“Мине җырларга әбием өйрәтте. Ә ул үзенең Казан татары булуын кабатларга ярата иде. Шунлыктан Татарстан һәрвакыт минем янәшәмдә. Әбием татар булганлыктан, мин дә күп кенә татар сүзләрен беләм. Шунысы истә – әби урысча сөйләшсә дә, мине гел татарча ачулана иде. Татарстанны икенче туган ягым дип тә әйтә алам”, дигән иде Мөслим Магомаев соңгы әңгәмәләренең берсендә.

XS
SM
MD
LG