Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык”та кунакта 5 яшьлек Айгөл Адиева


“Азатлык” радиосының символы булган куе сары төстәге факел ялкыны Айгөлнең күңеленә бик хуш килде.

Уфадан Казанга дәү әнисенә кунакка килгән Айгөл Адиева хәтирәләре:

“Мин әнием Ләйсән һәм Мәдинә исемле бәбиебез белән Казанга кунакка килдек. Миңа 5 яшь. Казанда минем тешем төште.

Казанда зоопаркта, аквапаркта булдым, кинога бардым, балалар бакчасына йөрдем. Зоопаркта мин тигрлар, аюлар, боланнар, маймыллар күрдем.

Анда минем белән бер кызык хәл булды. Баллы “вата” ашаганда телемне бал корты чакты. Шуннан соң дәү әнием белән вата ясаган абыйга бардык. Ул миңа салкын сок бирде. Шул сокны эчкәч, минем телемнең шешкәне бетте, авыртуы да бетте, елаудан да туктадым.

Аквапаркта мин суда йөздем, трубадан төшеп киттем дә суга чумдым. Бик рәхәт булды. Мин анда туганнарым Мәйсәрә апа, Айдар абый һәм Гөлчәчәк белән бардым.

Балалар бакчасына йөрдем. Анда балалар белән татарча сөйләшергә өйрәндем.

Казан миңа бик ошады. Бик яратам Казанны. Казандагы зур мәчетне мин рәсемнәрдән, открыткалардан таныйм, “Азатлык”ны тыңлыйм. Бу шимбәдә Уфага кайтып китәм, әтием Ринат килеп ала. Казанга тагын дәү әнигә кунакка киләсем килә, рәхмәт”,-диде 5 яшьлек Айгөл Адиева.

XS
SM
MD
LG