Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласында АКШка каршы митинг узды


Сүрия башкаласы Димәшкъ тә берничә мең кеше катнашында каршылык чарасы узды. Әлеге чара, Сүриянең Гыйракка якын чигендә АКШ боралакларының очуына каршы оештырылды. Сүриядә, бу очыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды дип әйтәләр.

Демонстрациядә катнашучылар, ә алар арасында дәүләт хезмәткәрләре һәм студентлар күпчелек иде, АКШка каршы шигарьләр кычкырдылар, күбесе Сүрия илбашы Бәшәр әл-Әсaднең рәсемен күтәреп барды.

Пәнҗешәмбе иртән АКШның Сүриядәге илчелеге, үз бинасына кешеләр керүне тыйды. Моны, илчелектә, көч кулланып, берәр зарарлык ясауларыннан куркулары белән аңлаттылар.

АКШ әлегә кадәр, боралаклар Сүрия өстеннән очканлыгын танып, рәсми белдерү белән чыкмады. Элегрәк, боралакларның Сүрия өстеннән очуның сәбәбен, контрабандистларны юк итү булды дип аңлаттылар.

Сүрия БМОның Иминлек шурасында протест белән чыкты, АКШ боралакларының рейдын “кыргыйлык чарасы” дип атады.

XS
SM
MD
LG