Accessibility links

Әзәрбәйҗанда көнбатыш радиоларын тыймакчылар


Азатлыкның Әзәрбәйҗандагы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, бу ил җитәкчеләре көнбатыш радиоларының Әзәрбәйҗанда эшләвен тыярга ниятли. Әзәрбәйҗанның Телерадио милли шурасы, бу елның ахырына кадәр, Азатлык, Америка авазы, ВВС кебек радиоларның җирле ешлыкларда эшләвен туктатырга ният тота. Моны, алар, җирле ешлыкларда бары тик Әзәрбәйҗан каналлары гына эшләргә тиеш дип аңлата.

Шурадагыларның сүзләренә караганда, алар мондый сәясәтне әкертен генә инде берничә ел алып баралар. Элегрәк, Русия һәм Төркия радио-телевиление каналларының җирле ешлыклары бетерелгән булган.
XS
SM
MD
LG