Мәскәүдә 20гасырның башында булган ватандашлар сугышында ак гаскәр тарафы башлыкларының берсе Александр Колчакка истәлек тактасы куелды. Ул Мәскәүнең Никольский чиркәве ишек алдында урнашкан. Шунда ук берничә танылган галим-тикшерүчегә дә истәлек такталары тора. “Адмирал Колчак мирасы” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре сүзләренә караганда, Колчакка, сәяси һәм хәрби эшлекле буларак түгел, ә галим һәм котыпны өйрәнүче буларак истәлек тактасы куелган.