Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция дә җанлана төште


Башкортстанда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр теләүчеләр соңгы көннәрдә йокымсырау хәленнән чыга башлады кебек.

Һәрхәлдә, Башкортстанның Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе, танылган татар эшкуары Рамил Бигнов үткәргән киңәшмәдән шул аңлашылды. Әлеге җыенны Рамил әфәнде Мәскәүгә сәфәреннән әйләнеп кайткач уздырды. Ил башкаласында кайбер югары җитәкчеләр белән, шул исәптән Радий Хәбиров белән дә очрашып сөйләшүләрен әйтте Рамил Бигнов.

Киңәшмәгә Башкортстан хакимиятләренә оппозициядә торучы фиркаләр һәм егермегә якын иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм әгъзалары килде. Рамил Бигнов үз чыгышында Башкортстанда тиздән зур үзгәрешләр булачагын әйтте. Республика президенты Мортаза Рәхимовка алмашка башка кеше әзерләнүен дә, бүтән югары җитәкчеләрнең вазыйфаларыннан алыначагын да әйтте Рамил Бигнов.

“Уңай үзгәрешләрне тизләтүгә оппозиция көчләре дә үз өлешен кертә ала, безгә хәзер актив эш вакыты җитте. Республикада барысы да ал да гөл дип алдау бара. Ә Мәскәүгә без бар дөреслекне җиткерергә тиешбез”, - дип белдерде бу утырышта Берләшкән оппозиция идарәсе рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин.

Киңәшмәдә катнашучылар Башкортстандагы барлык оппозиция көчләрен берләштергән Килештерү шурасын төзергә кирәк дигән уртак фикергә килде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, киләсе атнада, 5 ноябрь көнне чираттагы киңәшмәне җыярга карар ителде.

XS
SM
MD
LG