Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы җинаятьтә милләтчелек гаеплеме?


Башкортстандагы “Урал” башкорт халык үзәге рәисе Риф Исәнов җомга көнне республика премьер-министры Раил Сарбаевка мөрәҗәгать юллады.

Башкорт милли оешмасы җитәкчесе Хөкүмәт башлыгына бер атна элек Уфада ике башкорт кызын үтерү уңаеннан белдерү ясаган. Риф Исәнов фикеренчә, башкорт кызларын үтерү милләтчелек, наци идеологиясе тарафдарлары тарафыннан кылынган гамәлгә охшаган. Раил Сарбаевтан Башкортстанда милләтчелек таралмасын өчен чаралар күрү сорала.

Риф Исәнов сүзләренчә, соңгы вакытта кайбер интернет сәхифәләрдә Башкортстанның төп халкы вәкилләренә карата төрлечә пычрак атулар, мыскыл итүләр күп булды. Менә шушы хәлләр кайнар башлы яшьләрне җинаятькә этәрергә мөмкин, дип нәтиҗә ясый “Урал” башкорт үзәге рәисе.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, узган атнада Уфада, Телевидение үзәге артында, Мөселман зираты янындагы чокырда ике кызның мәетләре табылган иде. Һәлак булган кызлар икесе дә талибә булган. 18 яшьлек кызлар Башкортстан дәүләт университеты биология факультетының икенче курсында белем алган. Икесе дә - башкорт кызы. Лилия Хөснетдинова Бөрҗән районыннан, Эльза Хәмзина – Белорет тарафларыннан.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы, кызларның җанын кыючыларны табу өчен, күп хезмәткәрләрне җәлеп итте. Шул ук вакытта бу җинаятьне ачыклауга ярдәм итүчеләргә 300 мең сум күләмендә рәхмәт акчасы биреләчәге дә вәгъдә ителде.

Хокук саклаучылар сүзләренә караганда, ике яшь кызны да башта көчләгәннәр, аннан соң ерткычларча җәзалап үтергәннәр. Аларның тәннәрендә дистәләрчә чәнчү ярасы барлыгы турында әйтелде. Әлеге җинаятьнең сәбәпләре турында төрледән-төрле фаразлар әйтелә. Инде аларга милләтчелек төсмерен дә өстәп куйдылар.

Шул ук вакытта Уфада кызларны үтерүче маньяклар бар икән дигән имеш-мимешләр таралып өлгергән иде. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре моны шунда ук кире кагарга ашыкты.
XS
SM
MD
LG