Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү ниһаять Ингушетия президентын алмаштырды


Җомга көнне Назраньда үз эшенә Ингушетиянең өр-яңа президенты - Юнысбәк Евкуров кереште. Әле кичә генә анда президент сараeнда Морат Зәзиков утыра иде.

Әмма милли республика җитәкчеләрен алмаштыру хәзер бик җиңел эш - моның өчен Русия президентының фәрманы да җитә.

Мәскәү Кирмәненең рәсми белдерүендә Морат Зәзиков президент урыныннан үзе теләп китә диелсә дә, шул ук Мәскәү соңгы мизгелгә кадәр Зәзиков эшеннән канәгәть булуын һәм аны алмаштырырга җыeнмавын әйтеп килде.

Гәрчә Ингушетиянең үзендәге халык та, читтәге кеше хокукларын яклаучы төркемнәр дә республикадагы хәлнең чамадан тыш катлаулана баруына, Зәзиковның берни дә эшли алмавына, киресенчә, үз гамәлләре белән вәзгыятьне тагын да киеренкеләтүенә генә зарланып торды.

Шушы eл башында барлыгы 480 мең кеше яшәгән Ингушетиядә шуларның 80 меңләбе Мәскәүгә хат имзалап, Морат Зәзиковны элекке президент Руслан Аушевка алмаштыруны таләп иткән иде.

Алты eл элек президент итеп сайланганнан бирле (ул вакытта әле президент сайлана иде) Зәзиков үз кулы астында эшләүче түрәләрнең котырып ришвәтчелеккә бирелүенә күз йомып, Ингушетияне тәмам фәкыйрьлеккә батуга китерде. Республикадагы тәррәкыять хәзер тулысынча диярлек федераль субсидияләргә бәйле, эшсезлек дәрәҗәсе 67% җитте.

Аның җитәкчелегендә төбәктәге иминлек көчләренә моңа кадәр күрелмәгән вәкаләтләр бирелеп, алар чечен каршылыгына бәйле булуда шикләнелгән бар яшь кешене тоткарлый башлады. Бу исә бөтенләй кире нәтиҗәгә китерде - соңгы ике eлда Ингушетиядәге иминлек күзгә-күренеп начарайды, атышлар, шартлаулар, рәсми шәхесләрне һәм гади кешеләрне урлаулар көндәлек бер вакыйгага әйләнде.

Күрше Чечня һәм Дагстан белән беррәттән Ингушетия федераль үзәк өчен иң тотрыксыз төбәк санала хәзер.

Президент Медведевнең Зәзиковны урыныннан алуы артында Мәскәү кирмәненең ниһаять шушы куркынычны аңлавы ятамы - фәрманнан аңлап булмый. Зәзиков үзе киләчәктә Мәскәүдә, федераль дәрәҗәдә эшлиячәген әйтә.

Аның урынына ни өчен нәкъ менә читтән китерелгән хәрби күзләү хезмәткәре Юнысбәк Евкуровның билгеләнүе дә аңлатылмый. Үзенең иң данлыклы минутларын яңа президент 1999 eлда, Босниядәге Русия тынычылык саклаү көчләренең кинәт кенә Косовога чыгып Приштина һава аланын яулавы вакытында кичерде - шул гаскәрнең башлыгы ул вакытта Евкуров иде. 2000 eлда, ягъни хакимияткә Путин килгәч аңа шушы гәмәлен дә искә алып, әмма нигездә икенче чечен сугышы вакытындагы батырлыгы өчен Русия каһарманы исеме бирелде.

2004 eлдан бирле Евкуров Идел-Урал хәрби бүлгесендә хезмәт итте. Ягъни аның асылда Ингушетиядәге ришвәткә баткан хәзерге хакимияткә ныклы бәйләнешләре юк. Кеше хокукларын яклаучы ингуш оeшмалары моны уңай бәяли. Евкуровны Ингушетия президенты итеп билгеләүне Руслан Аушев та хуплап чыкты.
XS
SM
MD
LG