АКШ президенты урынына дәгъва иткән нәмзәтләр, сайлаучылар белән соңгы очрашулар үткәрә. Тавыш бирү 4 ноябердә үтәчәк. Җомга көне булган сайлау алды очрашуында Республикан нәмзәт Джон Маккейнга Калифорния штаты башлыгы Арнольд Шваценеггер теләктәшлеген белдерде, сайлаучыларны аның өчен тавыш бирергә чакырды. Моннан соң, сораштырулар күрсәткәнчә, Маккейн демократ Обаманы популярлык ягыннан куып тота язды һәм алар арасындагы аерма 2% тавыш тирәсендә генә калды.
Демократлар фиркасе нәмзәте Обама да сайлаучылар белән зур очрашу уздырды. Анда аңа популяр рок музыкант теләкләшлек белдерде.