ЮКОС ширкәтенең элекке хокукчысы Светлана Бахмина төрмә хастаханәсеннән шәһәр клиникасына күчерелгән. Аның хәле әйбәт дип хәбәр ителә.
Бу хакта “Интерфакс”ка Мордовия медицина оешмалары вәкиле әйтте. Бахмина Мордовиядә икътисади җинаятләр өчен төрмә җәзасын үтә.
Бахмина 8нче ай балага йөкле, шуңа күрә аңа табипларның күзәтүчелеге аеруча кирәк, дип хәбәр ителә.
Бу мәгълүматны “Ведомости” газетасы хәбәрчесе дә раслый. Ул Бахминаның ярлыкау турындагы гаризасын кире алуы турында язган иде.
Шимбә көнне Бахминаның яклаучысы Руслан Смакаев, Бахминаның ярлыклау мөрәҗәгатен кире алуын раслаган иде.