Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" - чемпион


Казанның “Рубин” футбол такымы якшәмбе көнне “Сатурн” такымын җиңеп 2008 елны Русия чемпионы исеменә лаек булды.

Яңалыклар агентлыгы хәбәр итүенчә, Раменскида узган уенда Рубин Мәскәү яны такымын 2:1 хисабы белән җиңгән. Барлыгы 60 очко җыйган Рубин, үзеннән соң икенче килүче ЦСКА такымын 10 очкога артта калдырды.

Рубин такымы җитәкчесе Корбан Бердыев уен беткәннән соң: “Без бик бәхетле, Ходайга рәхмәт, ул догаларыбызны ишетте. Барлык җанатарларны һәм республика җитәкчелеген котлыйсым килә”, диде Бердыев “НТВ-Плюс” телевизион каналына.
XS
SM
MD
LG