Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанлыларның Күвәйттәге эшлекле сәфәре дәвам итә


Якшәмбе көнне алар Күвәйт әмире шәех Сабах әль-Әхмәд әль-Җәбер ас-Сабах белән очрашты.

Дүшәмбе көнне республика премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Күвәйттәге эшлекле сәфәре дәвам итә. Якшәмбе көнне ул Күвәйт әмире шәех Сабах әль-Әхмәд әль-Җәбер ас-Сабах белән очрашты. Шулай ук әлеге сәфәр барышында Татарстан вәкилчелеге Күвәйт дәүләте мәҗлесе җитәкчесе, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулар көтелә.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә аның тышкы икътисадый эшчәнлек киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов, “КамАЗ” ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан президенты киңәшчесе Тимур Акулов һәм башкалар бар.

XS
SM
MD
LG