Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президент сайлавы ярышында соңгы көн


Вашингтон - АКШ президент сайлавы ярышында сайлау алды чаралары бүген тәмамлана. Демокракратлар намзәте Барак Обама белән Републиканнар башлыгы Джон Мек Кейн, иртәгә булачак президент сайлавы алдыннан бүген соңгы тапкыр сайлаучылар белән очраша.

Мек Кейн бүген Флоридадан алып АКШның көнчыгышындады туган җире Аризонага кадәр 7 шататта чыгыш ясыячак. Обама исә бүген, 2004 елда републиканнар җиңгән 3 штатта - Флорида, Төньяк Каролина һәм Вирджиниягә бара.

Фикер белүше нәтиҗәләренә караганда, президентлык ярышында Обама Мек Кейннән алда бара.

Президент сайлавында тавыш бирүчеләр саны, элекке елларга караганда югары булачак дип фаразлана. Президент булыр өчен күпчелек тавышны алу җитми. Сайлаудан соң намзәтләр һәрбер штат тарафыннан андагы халык исәбенә карап сайланачак 598 намзәтнең кимендә 270сен казанырга тиеш.
XS
SM
MD
LG