Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта сайлау: һәр тавыш өчен көрәш


4 ноябрь Америка президент сайлый. Фикер белешүгә күрә, Обама алда бара. Әммә сайлаучының зур өлеше кемгә тавыш бирәсен әле дә хәл итмәгән. Намзәтләр һәр тавыш өчен көрәшә.

Кушма Штатларда тавыш бирү көне алдыннан бер көнлек тынлык дигән кагыйдә юк, сайлау алды көрәше соңгы минутка кадәр бара. Атна ахырында намзәтнең икесе дә бер штаттан икенчесенә йөреп үткәрде, әлегә икеләнеп торган сайлаучыны үз ягына аударырга тырышты.

Демократ Обама хәлиткеч Оһайо штатынада меңләгән кешене җыйды. 2004 ел сайлавында бу штатта республиканнар җиңгән иде. Кливленд шәһәрендә аны тыңларга 80 мең, штатның башкаласы Колумбуста 60 мең кеше килде.

"Сез ике көннән гади американнар хакына ныклап эшләүдән тартыну һәм җавапсызлык сәясәтенә нокта куя аласыз, - диде Обама. - Урта сыйныфка ярдәм итү, яңа эш урыннары булдыру, икътисадны үстерү, һәркемгә уңыш форсаты бирү сәясәтен сайлый аласыз."

Республикан Маккейн Флорида штатында халыкны төн уртасына кадәр "кыздырды". Фикер белешүләргә караганда ул Обамадан 8% чамасы калыша. Әммә аның чыгышында бу калышу сизелмәде.

"Без монда җиңергә һәм Вашингтонга үзгәреш алып килергә җыенабыз, -диде Маккейн. – Ике көнебез бар. Ишекләргә кагыгыз. Безгә ихтыярыйлар кирәк. Сезең ярдәм белән без җиңәчәкбез."

Республиканнар партиясе "72 сәгать" дигән програм игълан итте. Соңгы өч көндә дистәләгән мең ихтыярый өйдән өйгә йөреп, кешеләрне тавыш бирергә өндәде.

Ихтыярыйлар төркеме демократларда да бар. Обама да үз тарафдарларын һәр тавыш өчен соңгы минутка кадәр көрәшергә чакырды.

"Бу соңгы көннәрдә безнең бер минутка, бер секундка да туктап торырга хакыбыз юк. – диде Обама. – Без бу сайлауны җиңәргә тиеш. Һәм ул нәкъ менә Оһайода хәл ителәчәк."

Дүшәмбедә, көрәшнең соңгы көнен дә намзәтләр штаттан штатка йөреп үткәрде. Маккейн 7 штатта булды – көньяк-көнчыгыштагы Флоридадан алып көнбатыштагы Аризонага кадәр. Обама 3 штатта – Флорида, Төньяк Каролайна һәм Вирджиния. 2004 елда бу өч штатта республиканнар җиңгән иде.

Намзәтләр икесе дә сайлаучыларны фикер белешүләргә ышанмаска, тавыш бирүдә катнашырга өндәде.

Намзәтләрнең штатлар өчен көрәшүе юкка түгел. Америкада президент ил-күләм туры сайлауда түгел, ә штатларда хәл ителә. Һәр штатның, зурлыгына карап, билгеле күләмдә тавышы бар. Бу тавышлар штатта җиңү яулаган намзәткә бирелә. Бар тавышлар саны 538. Президент булу өчен кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.

XS
SM
MD
LG