Кушма Штатларда бүген президент сайлаулары уза. Төп көрәш демократлардан намзәт булган Барак Обама һәм республиканнар партиясеннән - Джон Маккейн арасында бара.
1948 елдан бирле килгән гадәт нигезендә, беренче булып Нью-Хэмпшир штатындагы Дисквилл-Нотч шәһәре сайлаучылары тавыш бирде. Анда 15 тавыш җыеп Обама җиңде, Маккейнда – 6 тавыш.
Америкада президент илкүләм туры сайлауда түгел, ә штатларда хәл ителә. Һәр штатның, зурлыгына карап, билгеле күләмдә тавышы бар. Бу тавышлар штатта җиңү яулаган намзәткә бирелә. Бар тавышлар саны 538. Президент булу өчен кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.
Сайлауның беренче нәтиҗәләре чәршәмбе көнне иртән билгеле булачак.