Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә бердәмлек көне олуг бәйрәмдәй оештырылды


Өлкә үзәгенең һәр районыннан автобуслар белән байтак халык китерелгән.

“Молодая гвардия” һәм “Бердәм Русия” бихисап флаглары арасында “Ульян татар автономиясе” дигән транспарант белән - автономия җитәкчелеге махсус чакырып китергән активистлар төркеме генә аерылып тора иде.

Бихисап шигарьләрнең эчтәлеге бер үк мәгънәдә: “Ульян өлкәсе – алга гына!”, Бердәм Русия һәм халык – бүленмәс берәмлек!”, “Русиягә ышанабыз – үзебезгә ышанабыз!”, “Азатлык! Россия! Бердәмлек!”

Колонна Ленин мәйданы аша Ленин Мемориаль үзәгенә барганда көчәйткечләр дә шундыйрак шигарьләр белән халыкны дәртләндереп бардылар.

Митингны алып баручы Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү патшалыгын поляк баскынчыларыннан азат итү тарихы турында сүз тотты.

Аннан соң “Витязь” исемен йөртүче борынгы хәрби киемдәге “сугышчылар” төркеме шведларны һәм полякларны “җиңделәр”. Бу “җиңү”не Русия гимны ныгытып куйды һәм Русиягә чиксез мәхәббәт турында шигырь яңгырады

Митингта “Бердәм Русия”нең җирле бүлекчәсе лидеры Игорь Тихонов, шәһәр мэры Сергей Ермаков, телевидение хезмәткәре һәм “Бердәм Рәсәй” активисты Людмила Ляшенко һәм мөфти Сәүбән Сөләйманов сүз тоттылар. Сәүбән хәзрәт чыгышыннан бер өзек тә тәкъдим итәбез.

Ахырда Чардаклы районыннан килгән ике егеткә сүз бирделәр. Алар Көньяк Осетиядәге чуалышта катнашканнары өчен медальгә лаек булганнар икән. Янәшәдә басып торучы берәү аптырый: “Әллә инде андагы канкоешны да русиянең бердәмлеген ныгыту чарасы дип аңларга кирәкме?” Андагы канкоешны да Русиянең бердәмлеген ныгыту чарасы кебегрәк аңларга буламы икәнни, дип аптыравын белдерде күрше агай.

Хәер, монысын оешиыручылар үзләре дөрес аңлыйлардыр әле.
XS
SM
MD
LG