Accessibility links

Гыйрак вице-президенты: АКШ белән килешүне халык хупларга тиеш


Сөннилләр җәмгыятеннән булган Гыйрак вице-президенты Тарик әл-Хәшими американ хәрбиләрен китерү турындагы шартнамә мәсьәләсендә референдум уздыру кирәк дип белдерде.

Аның әйтүенчә, шартнамә Гыйрак халкы ризалыгыннан башка үз көченә керә алмый.

Шартнамә проекты Кушма Штатлар хәрбиләренең 2011 елга хәтле Гыйракта калуын күздә тота. Вашингтон хәзер Гыйрак таләп иткән проекттагы төзәтмәләрне тикшерә.
XS
SM
MD
LG