Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радмир Сәгыйтов үлемендә 10 кеше гаепләнә


Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр һаман да арта.

Хәзер аларның саны 10-га җитте. Бу хакта Новосибирск гарнизоны буенча тикшерү бүлеге башлыгы Владимир Козачин Сәгыйтовның туганнарына хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер тикшерү эшләре тәмамланган һәм бу эш буенча мәхкәмә утырышлары тиздән башланачак.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирск шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Хәрби училищедагы башка курсантларның җәберләүләренә түзә алмыйча, быел 5 мартта мордар китү юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисә һәм, күп кан югалтудан, хастаханәдә гомере өзелә аның.

Башкортстандагы хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты Радмир Сәгыйтовның үлемен тикешрүне күзәтү астында тота. Комитет вәкилләре Башкортстан җитәкчелегенә дә дәгъва белдерә. Башкортстаннан Русия армиясенә иң күп солдатлар алына, хәтта Мәскәүгә ярарга тырышып, планны арттырып та үтиләр, дип белдерә алар. 4 миллион халкы булган Башкортстаннан һәр елны 8 меңгә кадәр егет хәрби хезмәткә чакырыла, ә менә 10 миллионннан да артык кешелек Мәскәүдән нибары 4 мең тирәсе генә кеше армия сафларына алына. Кайда монда гаделлек. Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчеләре егетләрне армиягә озату буенча планны арттырып үтәп, төрле бүләкләр ала, ә ата-аналар үз улларының гәүдәләрен кургаш табутларда гына ала.

Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма Лилия туташ анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгын раслый.
“Без Радмирның үлемендә гаепле барлык кешегә гадел хөкем бирелүе өчен бар тырышлыгыбызны салачакбыз”, ди Лилия туташ.
XS
SM
MD
LG