Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь татарлары Казанда Рәшит Ягъфәровны искә ала


8-11 ноябрь көнне Казанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармония залында Пермь татар һәм башкортлары мәдәният көннәре узачак.

Ул күптән түгел вафат булган галим, җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышлана.

Рәшит Ягъфәров тумышы белән Пермь өлкәсеннән иде.

Чарада Пермь өлкәсенең 8 районыннан 70тән артык үзешчән сәнгать вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук татар иҗтимагый үзәге рәисләре, мәдәният, мәгариф идәрәсе җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре киләчәк. Вәкиллеккә барлыгы 100дән артык кеше кергән.

Алар шулай ук Казанның тарихи җирләре белән танышачак, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу көтелә. Моннан тыш Пермь татар һәм башкортларын мәдәният һәм мәгариф министрлыгында да кабул итәргә тиешләр.

XS
SM
MD
LG