Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер коммунистлары режимны каһәрләде


Көн бик салкын булуына карамастан, халык байтак җыелган иде. Алар менә ниндирәк шигарь-плакатлар алып килгәннәр.

Талап алынганны халыкка кайтарырга! Бөек Совет Ватаны өчен! Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясе! Көчебез – бердәмлектә! Без аларның кризисы өчен түләргә тиеш түгел. Бары тик патриотлар гына илне коткара ала! Октябрь революциясе җиңәчәк! Советлар Союзын торгызыйк! Ватан социализмны көтә! Мәгарифне чиксез тәҗрибәләр туйдырды. Һәм башка шундый язмалар.

Чыгышлар да шундыйрак мәгънәдә яңгырадылар. “Җирнең 40 проценты буш ята. Русиянең үзенең бала таба алмавы кебек үк, җир дә уңыш бирми. Бездә яңа революцион вәзгыять туды. Хакимият халыкка каршы. Ул – күпчелеге сионизмнан чыккан халыкара капитализм хезмәтчесе”, дигән чыгышлар булды .

КПРФның өлкә комитеты җитәкчесе Александр Кругликов аеруча актив әгъзаларга партия медальләре тапшырды. Алдан ук әзерләнгән резолюция тексты да митингта әйтелгән таләп-өндәүләрнең тупланмасыдай булып чыкты. Бу исә биредә бер үк фикерле халык җыелганын да күрсәтәдер.

Алкышлар белән кабул ителгән резолюциядә, СССРның уңышлары һәм хәзерге җимерек хәлләр тасвирлана. Шулай ук капитализм системасының черүе дә. Моңа мисал итеп, Дөнья банкы системасының какшавы китерелә.

“Ил язмышын хәл итүче мәсьәләр буенча гомумхалык референдумы уздырырга. Табигать байлыкларын, икътисадның төп тармакларын халыкка кайтарырга. Хосусилаштыру нәтиҗәләрен кире карап чыгарга. Алтын запасларын һәм стабилизация фондын тормышта кулланырга”, дигән фикерләр бар анда.

Көн салкын булуга карамастан, фикердәшләр митингтан соң да байтак үзара сөйләшеп тә тордылар.

XS
SM
MD
LG