Accessibility links

Кызыллар вә яшелләр


Быел Чаллыда 7 ноябрь урам җыенында кызыл байрак, Сталин, Ленин сурәтләре белән бергә яшел байраклар да күренуе күпләрне гаҗәпләндерде.

Шунысы игьтибарга лаек, Чаллы татар милли хәрәкәте вәкилләре әлеге җыенда катнашсалар да, аларга үзләренең сүзләрен әйтү мөмкинлеген бирмәделәр. Бары коммунистлар гына чыгыш ясады. Урам йөрешенең җыен өлешен Чаллы коммунистларының башлыгы Татьяна Гурьева башлап, болай диде:

“Брежнев заманында 1 баррель нефть 9 доллар торса, Путин вакытында аның бәясе 170 долларга җитте. Без хәзер наркоманнар кебек, нефть энәсендә утырабыз.”

Ни өчен Рафис Кашапов рәислегендәге ТИҮ вәкилләре бүгенге чарада катнаша? Алар коммунистлар белән фикердәшләрме? Бу сорауга Кашапов болай дип җавап бирде:

“Дөньяда кризис. Бу Русиягә дә, Чаллыга да кагыла. Социаль проблема зурая. Коммунистлар моңа каршы беренче булып күтәрелде. Коммунистларның шактый программалары белән риза түгел. Ләкин социаль проблемаларда без аларга 100% теләктәш.”
Кызыл байраклар янында яшелләрен дә күтәрүгә коммунистлар, каршы сүзләр әйтмәде. Шулай да яшел байраклар чыгыш мәйданыннан соң урам йөрешендә күренмәде. Моңа милиция комачау иттеме, коммунистлар үзләре теләмәдеме, яки көннең салкын булуы тәэсир ясадымы, анысы билгесез.
XS
SM
MD
LG