Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар инкыйлабны искә алды


7 ноябрь Октябрь инкыйлабына 91 ел тулды.

Шул уңайдан коммунистлар тантаналы йөреш һәм зур булмаган урам җыены уздырды. Алар дәүләт циркы янында җыелып музыка астында Ленин мәйданына килде. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң чыгышлар башланды. Анда коммуналь түләүләргә, азык-төлеккә, бензинга, утка бәяләрне төшерүне, 7нче ноябрь бәйрәмен кайтаруны таләп иттеләр. Шул ук таләпләр резолюциягә дә кертелде.

Урам җыены үткән мәйдан милиция һәм тимер коймалар белән әйләндерелеп алынган иде. Анда һәр кешене тикшереп үткәрделәр. Чарада биш дистәгә якын кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG