Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне кичерделәр


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Русия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен яңа килешү нигезендә сөйләшүләр башларга әзер булуын әйтте. Моңа бары Литва гына каршы чыкты.

Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Брюссельгә Грузия низагыннан соң туктатылган Русия белән хезмәттәшлекне янәдән дәвам иттерү турында сөйләшү өчен иртән җыелды. Бу 14 ноябрь көнне Ниццеда узачак Русия-Европа Берлеге саммиты алдыннан әзерлек очрашуы.

Әлбәттә әлеге утырышта Европа Берлеге бердәм булып үз карарын җиткерергә тиеш. Әмма Русия белән сөйләшүләрне дәвам иттерү өлкәсендә Берлеккә кергән илләр арасында каршылыклар һәрдаим булды. Аеруча да Франция белән Литва арасында.

Әмма Брюссельдәге утырыштан соң бу ике ил бердәм фикергә килде дигән нәтиҗә чыгарылыр мөгаен.

“Русия белән мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү халыкара мохит һәм Европа Берлеге өчен дә яхшырак, аны туктатуга караганда. Без эшләребезне элеккечә дәвам итәчәкбез дигән сүз түгел. Бу инде элекке кебек булмаячак”, ди Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана.

Билгеле булганча, Русиянең Грузиядә хәрби чаралар алып баруына каршылык йөзеннән сентябрьдә Европа Берлеге Мәскәү белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләрне туктаткан иде.

Хәзер исә Франция аны кабат башлау урынлы, ди. 7 ноябрь Брюссельдә чыгыш ясап Франция президенты Николя Саркози: “Сөйләшүләрне дәвам иттерү өчен Русия барлык килешенгән бурычларны үтәде, хәрбиләрен 7 августка кадәр булган җиргә чыгарды”, диде.

Литва белән Польша исә киресенчә Русия бөтен шартларны да үтәмәде, аның хәрбиләре әле дә Көньяк Остеия белән Абхазия җирендә кала, ди.

Ләкин Литва белән Польшаның сүзе ниндидер үзгәрешләр кертәчәге алдан ук бик шикле иде. Ә башка илләр Русия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерүгә әлләни шат булмасалар да каршылык күрсәтми.

“Без Русиягә яхшы булсын дигән максаттан эшләмибез. Ә Русия белән Европа Берлеге мөнәсәбәтләрендә хокуки нигез булдырасыбыз килә. Шулай итеп бу ике як өчен дә файдага булачак. Гел каршыбыз, каршыбыз дип сөйләп торсак без хезмәттәшлек турындагы килешүнең мәгънәсен югалтабыз”, диде дүшәмбе көнне утырырышка килгәч Люксембург тышкы эшләр министры Жан Ассельборн.

Әлбәттә төп энергия чыганагы булган Русия белән Европа Берлеге илләре араларны бозасы килми. Һәм алар беренче чиратта нәкъ үз мәнфәгатьләрен кайгыртып эш алып барырга кирәк дигән фикердә тора.

Мисал өчен, элек бу сөйләшүләргә каршы булган Британия белән Швеция дә хәзер үз фикерен үзгәртте. Әмма алар Грузия низагы онытылмады, Русия белән сөйләшүләр инде башка юнәлештә алып барылырга тиеш, ди.
XS
SM
MD
LG