Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман бәйгесенә алтмышлап гариза килгән


"Шәһри Казан"дагы дини сәхифә.
"Шәһри Казан"дагы дини сәхифә.

Мөселман матбугаты бәйгесенә телевидениеләрдән 13, радиолардан 5 гариза килгән.

12-13 ноябрьдә Казанда узачак икенче мөселман матбугаты фестивале кысаларында матбугат чыганаклары, проектлар, авторлар, журналистлар һәм публицистлар бәйгесенә гаризалар кабул ителү тәмамланды.

Мөселман журналистикасына яки нәшрият эшчәнлегенә кертелгән өлеш, иң яхшы телевизион яки радиосюжет, дини интернет-чыганак, мөселман газетасы яки журналы, рухи тормыш турында дөньяви чыганакларда басылган мәкаләләр өчен дип бәйгегә алтмышлап гариза килгән. Алар арасында 13-е телевидениедән, 5 гариза радиодан да бар. Дини китаплар да бәйгегә җибәрелгән.

Килгән язмаларны КДУның журналистика бүлегендә укытучылар, “Татмедиа” вәкилләре тикшерәчәк. Бәйгедә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Алабуга, Яшел Үзән кебек Татарстан төбәкләреннән авторлар яки осталар һәм матбугат чаралары катнаша. Ә Islam.ru, Islamnews.ru кебек мәскәүле ислами чыганаклар исә бәйгегә кунак кына итеп чакырылган.

Бу чара 12 ноябрьдә “Ривьера” кунакханәсендә ачыла. Бәйге нәтиҗәләрен шул ук көнне кич белән "Азу" ресторанында игълан итәчәкләр. Чараны оештыру, кунакларны чакыру чыгымнарын күтәрүдә Мәскәүдәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау вакыфы ярдәм иткән. Бәйгегә һәм фестивальгә Татарстан журналистлар берлеге дә теләктәшлек күрсәткән. Йомгаклау тантанасына һәм бүләкләүгә аның җитәкчесе Римма Ратникова да киләчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG