Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан оппозициясез калды, ә татарлар – җитәкчесез


Oппозицияне ябу җыелышы
Oппозицияне ябу җыелышы

Башкортстанның берләшкән оппозициясе яшәүдән туктады.

Шушы көнне элек үзләрен “Башкортстанның берләшкән оппозициясе координация шурасы” дип йөрүчеләр әлеге шураның җитәкчесе һәм, бер үк вакытта, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте башлыгы булган бизнесмен Рамил Бигновның офисына җыелып, оппозицион координация шурасы урынына, хакимиятләр белән “конструктив хезмәттәшлектә” торучы яңа берләшмә - “Башкортстандагы сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренең, иҗтимагый оешмаларның һәм берләшмәләрнең координация шурасын” төзеп ташладылар. Шунда ук, яңа шураның эш принципларын беркеткән һәм уставны хәтерләткән документ та кабул ителде. Әлеге документка ярашлы рәвештә яңа координация шурасына оппозициядән ерак торучы теләсә нинди оешма вәкиле – кактус үстерүчеләр клубыныкы да, спаниел токымлы этләрне үрчетү белән шөгылләнгән оешманыкы да керә ала.

Җыелышта катнашучыларның берсе – коммунистлар вәкиле (КПРФ ныкы түгел, алар бу эштә катнашмыйлар) документта “оппозиция” дигән сүзне калдырырга чакырса да, Рамил Бигнов моңа кискен каршы чыкты. “Ә иртәгә хәлләр үзгәрсә, хакимияткә килсәк, минемчә барысы да килешкәнчә калсын”, дип җыелышның төп юлыннан тайпылырга маташучының авызын япты.

Шушындый үзенчәлекле устав кабул ителгәннән соң, яңа координация шурасының җитәкче органнары да сайланды. Һәм алдан көтелгәнчә, яңа шураның да рәисе итеп Рамил Бигнов, ә башкарма комитетның җитәкчесе сыйфатында Рамил Бигновның мөхтәриятттәге урынбасары Мәҗит Хуҗин сайланды. Җыелыштан соң “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәләшеп, Рамил Бигнов оппозицион көрәшне туктатуны, ул юлның нәтиҗәгә китермәве белән аңлатты.

Билгеле башкорт гыйсьянчысы, түрәләргә карата үтә кискен тәнкыйть яудырганы өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән Айрат Дилмөхәмәтов Рамил Бигнов җитәкчелегендәге Башкортстанның берләшкән оппозициясе координация шурасының шундый метаморфозасын табигый хәл дип исәпли. “Алар элек тә оппозиция түгел иде, хәзер хет шуны үзләре дә яшерми башлады”, ди ул.

Кем нәрсә генә димәсен, бер үк кешеләрнең оппозицион булудан туктап хакимиятләр белән конструктив хезмәттәшлеккә баруны максат итеп куюлары, ким дигәндә сораулар тудыра. Шуның иң мөһиме – яңа координация шурасының Башкортстандагы милли проблемалардан “өстен” тору кирәклеген игълан итүенә бәйле. Әгәр инде алда, 2010 елда Башкортстан шартларында татарларны күпләп башкортлаштыра торган җанисәп торганын искә алсаң, Бигнов-Хуҗиннарның бу адымнарын аңлавы, гомумән, мөмкин түгел.

Ә бу факт үзе сорау тудыра: яңа координация шурасы, төгәлләп әйткәндә, Рамил Бигнов һәм аның тарафдарлары кемнәр, нинди көчләр тегермәненә су коярга җыена? Мәгълүм булуынча, бүгенге Башкортстан шартларында ике “тегермәнне” шәйләп була – Башкортстан җитәкчелегенекен һәм аларга каршы торучы, Башкортстан президенты хакимиятеннән Кремльгә эшкә күчкән Радий Хәбировка якыннарныкын. Әмма, гомум күзлектән караганда, Башкортстанда эшләр яхшы бара, урындагы хакимият хәтта оппозиция белән дә уртак тел тапты дигән тезис, һичшиксез бер генә як – Рәхимовны президент постында алыштырырга омтылучы Башкортстанның бүгенге премьеры Раил Сарбаев файдасына эшли.

Рамил Бигновның коммунистлар вәкиленең документта “оппозиция” дигән сүзне калдырырыйк диюенә каршы: “Ә иртәгә хәлләр үзгәрсә, хакимияткә килсәк...”, дип ычкындыруы, мөгаен, аның Раил Сарбаев арбасына утырырга җыенуы турында сөйлидер. Ә, мәгълүм булуынча, кем арбасына утырасың – шуның җырын җырлыйсың. Бу очракта – башкорт җырын. Әгәр эшләр шуңа бара икән, ул чагында яңа координация шурасының ни өчен Башкортстандагы милли проблемалардан, димәк, беренче чиратта татар милли проблемаларыннан “өстен” торырга җыенуы аңлашыла.
XS
SM
MD
LG