Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубль абына башлады


Белгечләр, ел азагына кадәр доллар үсәчәк, дип фаразлый. Моның белән инде хакимият тә килешә.

Русиянең Үзәк банкы рәисе Сергей Игнатьевның, Русия акчасы бәясен кисәк югалтмаячак, әмма рубльнең долларга карата бәясе үзгәреп торырга мөмкин, дигән сүзләреннән соң бүген халыкара валюта базарында доллар шунда ук 44.55 тиенгә артты.

Игнатьев рубльнең бәясе кисәк төшмиячәк, "моның Үзәк банк һәм хөкүмәткә бер файдасы да юк", дип белдерде. Шулай ук аның сүзләренә караганда, хөкүмәтнең рубльне төшүдән саклау мөмкинлеге бар.

Долларның иң күп 30 сум 40 тиен торганы бар. Русия акчасына моннан да түбән төшергә Үзәк банкы ирек бирмәде. Соңгы вакытта рубльне долларга карата югары тоту Үзәк банкка да кыйбатка төшә башлады.



XS
SM
MD
LG