Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыргы юлдан алга?


Дүшәмбе Шәймиевнең узган елгы юлламасының һәр министрлык тарафыннан күпме дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәү мәсьәләсе тикшерелде. Аны иң шәп үтәүче министрлыклар билгеле булды.

Премьер-министр каршында төп доклад белән республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, узган ел күп кенә министрлык Шәймиев күрсәтмәләрен үтәгән. Әмма биредә куелган максатларның үтәлешен тикшерү җитми.

Марат Сафиуллин былтыргы юлламаны иң шәп үтәүче министрлыкларны да билгеләп үтте. Бу исемлеккә эчке эшләр министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, фән һәм мәгариф министрлыгы, финанс һәм сәламәтлек саклау министрлыклары кергән.

Татар җәмәгатьчелеге исә дәүләт шурасының 22 октябрьдә үткән пленар утырышында Татарстанның мәгариф өлкәсендә күп кенә проблемалы мәсьәләләр күтәрелүенә дә игътибар итә. Ул вакытта милли мәгариф өлкәсендәге аяныч хәлләр турында депутат, Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров сөйләгән иде.


Бу җыелышта ул: “Татар милли мәгариф системасы тирәсендәге вәзгыять катлауланганнан катлаулана бара. Федераль хакимиятләр зур үҗәтлек күрсәтеп бу өлкәдә рәхимсез реформаларны үткәрүен дәвам итә. Моннан бигрәк тә милли мәгариф бик зур зыян күрә.

Милләтләргә күп кыенлыклар китергән Совет чорында да мәктәпкә бүгенге кебек кизәнү булмады. Ул чакта федераль министрлыкта милли мәктәпләрне кайгыртучы махсус бүлек тә, милли мәктәпләрне өйрәнүче фәнни тикшеренү институты да эшләп килде. Бүген инде боларның берсе дә юк. Димәк, милли мәгариф системасы башта милли компонент дәрәҗәсенә төшерелде, ә хәзер инде шушы компонентны билгеләүче канун да гамәлдән чыгарылды. Шуңа күрә милли мәктәпне кайгыртучы тармакларны көчәйтү кирәк”, дигән иде.

Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев бу гаепләүләргә җавап бирде. Әмма җирле матбугатка язучылар бу җавапны җитди дип тапмады. Хәзер исә еллык нәтиҗә буенча мәгариф өлкәсе иң алга киткән идарәләрдән санала. Республиканың фән һәм мәгариф министры урынбасары Вадим Хоменко Миңтимер Шәймиевнең былтыргы юлламасында әйтелгәннәрдән башкарылган эшләр турында болай диде:

“Соңгы елларда министрлык тырышлыгы белән Русиянең мәгариф өлкәсендә Татарстанның дәрәҗәсе шактый артты. Республика көчле укучыларын ил күләмендә үткәрелгән чараларга җибәрә. Шулай ук узган безнең тарафтан ел дәверендә күп кенә югары уку йортларының хокуксыз эшләүче вәкиллекләре ябылды. Республика мәктәпләрен компьютерлаштыру эше дә яхшы бара. Министрлык уңышларын санаганда бүгенге көндә республикага чит илләрдән студентларының күпләп килүен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, соңгы арада гына Татарстан белән Төркмәнстан арасында зур гына килешү булды. Хәзер бу республикадан күп кенә студент Әлмәт нефть институтында белем ала”, ди Вадим Хоменко.

Бүгенге көндә Шәймиевнең былтыргы юлламасын үтәү буенча бары тик берничә министрлык аерым күрсәтелсә дә, белгечләр бу күрсәткечләр объектив булмаска мөмкин ди. Чөнки алар фикеренчә, билгеле бер саннарга карап кына, нәтиҗә чыгару дөрес түгел. Әмма ничек кенә булмасын әлегә барлык министрлыклар да Миңтимер Шәймиевнең чәршәмбедә булачак юлламасын көтә.

XS
SM
MD
LG