Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Кулаткы “Яңа гасыр” каналын караячак


Хвалын мишәрләре Эдуард Ганиевкә рәхмәтләр укыса, милли хәрәкәт вәкилләре исә “Яңа гасыр” каналын оештырган Казанга рәхмәтле.

Тапшыруны ачу тантанасында бу саф диярлек татар районының барча җитәкче даирәләре дә катнаштылар. Әлбәттә инде, районның данлыклы улы – Иске Атлаш авылында туып үскән, Сарытауда зур вазифалар башкаручы күренекле малтабар Эдуард Ганиев тә бар иде. Әлбәттә, диюебез – нәкъ шушы милләттәшебезнең тырышлыгы аркасында бу күркәм гамәлнең тормышка ашуыннан. Эдуард әфәнде әйтүенчә, төрле шәһәрләрдәге төрле инстанцияләр буенча чабу, төрле кабинетларда килешүләр һәм башка документлар әзерләү өчен 2 ел кирәк булган.

Бу җәһәттән, Мәскәүнең бернинди мәшәкатьсез Бразилиядә яшәүче урыслар өчен Мәскәү телевидениесе тапшыруларын карау мөмкинлеген тудыруы кирәкмәгән сорауларга да сәбәп булып тора. Үз илендә яшәргә теләмичә, читкә качкан урысларны урыс телендәге тапшырулар белән тәэмин итәр өчен тотылган акчада татарның да өлеше бар бит. Нигә аннан сорап тормыйча, гомум байлыкны шулай әрәм-шәрәм итәләр?

“Татарстан – Яңа гасыр” каналын оештыру өчен Казанга Мәскәү күпме акча биргән икән? Ярдәм иткән булсалар – олуг рәхмәтләр Мәскәүләргә. Югыйсә, бу канал Татарстан бюджетыннан байтак чыгымнар таләп итәдер ич. Болай да барча кеременең 80 – 90 процентын Мәскәүгә олактыручы Татарстанга авырдыр бит ярдәмсез.

Әнә Кулаткы районы халкына бу каналны карау мөмкинлеге тудыру өчен генә дә Эдуард әфәнде 2,5 миллион рубль хәләл акчасын тоткан. Башка “нетатарски” каналлар, югыйсә, дәүләт хисабына җиткерелә.

Эдуард әфәнде бу тырышлыыкларын 2 ел элек башлаган иде, дидек. Былтыр октябрь аенда тапшырып карау – пробное вещание булган иде. Тулы бер ел төрле даирәләрдә – инстанцияләрдә төрле ризалаштыру-согласованиеләр өчен сарыф ителгән. Хәзер исә, шөкер, диләр кулаткылылар. Һәм алар гына түгел. Татарча тапшырулар күрше Николаев, Радищев, Павлов, Новоспасски районнарында көн күрүче милләттәшләребезгә дә барып җитә икән. Ул гына да түгел – Сарытау, Пенза өлкәләренең күрше районнарында күпләп яшәүче татар да ана телендәге тапшырулар белән ләззәтләнә ала.

Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтәргә кирәктер: 3 күрше өлкәгә бүлгәләнгән татар массивы – бер үк токымнан. Татарны төрле төркемнәргә бүлгәләү классификациясе буенча, алар, Сарытау өлкәсенә кергән Хвалын шәһәре исеменнән чыгып, Хвалын мишәрләре дип аталалар. Ә Сембер өлкәсенең төньягында яшәүче татар “Мәләкәс мишәрләре” дип йөртелә. Берничә мишәр түгел – Казан татарлары төркеменә керүче татар авылы да бар: Парау, Кәшә, мәсәлән. Шөкер, ди кайбер авыллар халкы, Татарстанның чигендә генә урнашканга, алар “Яңа гасыр” каналы тапшыруларын болай да карый алалар.

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Күрше Пенза өлкәсендәге бай куәтле – бөтен Русия буенча иң зур татар авылы - шанлы Урта Әләзән халкы үзе өчен болай да “Яңа гасыр” каналын карауны оештырган иде. Уңган, булган халык яши бит анда. Хуҗалык җитәкчесе Кязим Дебердеев та гади гына рәис түгел – авыл хуҗалыгы буенча галим дә әле.
XS
SM
MD
LG