Татарстан президенты бүген Дәүләт Шурасына еллык юлламасын тәкъдим итте. Анда ул финанс кризис нәтиҗәләренә аерым игътибар бирде.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Шәймиев чыгышында : "Нефть бәяләренең төшүе һәм икътисади үсешнең әкренәюе белән без күп нәрсәне югалта алабыз", - дип әйткән .
"Бөтен яктан экономия кирәк, ихтыяҗ бик зур булмаса төзелешләрне туктатып торырга һәм яңаларны башламаска. Яңа зур төзелешләрне премьер-министр һәм президент рөхсәте белән генә башларга," - дип әйткән Шәймиев.
Гомум алганда, Шәймиев Татарстанның кризисны уңышлы кичерә алуына ышанычын белдерде.