Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясендә тагын бер яшь солдат үлде


Читадагы хәрби бүлектә, 20 яшьлек солдат Николай Морозкинның гәүдәсе табыла. Ул биеклектән егылып төшкән дип фаразлана. Аның үлемендә шикләнүчеләр әлегә юк. Морозкин Новосибирски өлкәсеннән чакыртылган булган, аның әнисенә үлем турында берничә көн үткәннән соң гына хәбәр иткәннәр.
Хәрби тикшерүчеләр солдатны үз-үзен үтерүгә алып җиткергәннәр дип саный. Шул хактагы мәтдә белән җинаять эше ачылган, дип яза матбугат. Бу эшне Себер хәрби бүлгесенең җирле хәрби тикшерү бүлеге алып бара.
Быел Новосибирски хәрби мәктәптә укыган Башкортстан егете Радмир Сагыйтов та үз-үзен үтергән иде. Хәзер аны бу адымга алып җиткерүдә 10 курсант гаепләнә, тишкерү сузыла бара.
Newsru.com сәхифәсе язганча, соңгы елларда Русия армиясендәге үлемнәрнең төп сәбәбе – егетләрнең үз-үзенә кул салулары. Соңгы айларда гына 3 солдатның үлеме турында билгеле булган иде.
XS
SM
MD
LG