Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Таң”ның язмышы нинди булыр?


“Таң” исеме белән йөргән машина кую урынына “Тулпар” ат спорты мәктәбе дәгьвә белдерә.

Моңа кадәр рейдер, рейдерлык дигән сүзләр Русия халкының күбесенә әлләни таныш булмагандыр. 11 ноябрь көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Русиядә рейдерлык очраклары күбәя бара, бу хакта призедентка эшмәкәрләр ешрак мөрәҗәгать итә башлады, дигән фикерне әйтте. Президент сүзләрен Русиянең радио-телевидениесе уннарча тапкыр кабатлатты. Нәрсә соң ул рейдерлык? Икътисади сүзлектә мондый аңлатма бирелә:

“Кануннарның нечкә, төгәл булмаган урыннарыннан файдаланып байлыкка, капиталга ия булу өчен эшләнгән гамәлнең гомуми исеме рейдерлык. Бу юл белән мөлкәт кануный хуҗасыннан алына. Әлеге калтаулы гамәл югары табыш китерә һәм аның җинаять булуын дәлилләү кыен.”

“Таң” исеме белән йөргән машина кую урынына “Тулпар” ат спорты мәктәбенең дәгьвә белдерүе хакында хәбәр иткән идек.
“Таң” машина кую урыны хуҗасы булып 1995 еллардан бирле Марат Гарифуллин санала. 2002 елда Чаллы хәкимияте ат спорты мәктәбе өчен 50 гектарга якын җир бүлеп бирә. Шушы җиргә гектар ярымлы “Таң” машина кую урыны да керә. 2008 елга кадәр ат спорты мәктәбе белән машина кую урыны тату гына гомер кичерәләр. Ләкин быелның башында “Тулпар” мәктәбе Марат Гарифуллин карамагында булган машина кую урынын алу буенча эш башлап җибәрә.

Моңа хәкимиятнең физкультура һәм спорт идарәсе дә кушыла. Чөнки “Тулпар” шушы идарәгә карый. Ярты ел эчендә бернничә мәхкәмә эше уза. Мәхкәмә “Тулпар” файдасына карар чыгара һәм Гарифуллин машина кую урын калдырырга тиеш була. Ләкин ул бирешми, үзе дә каршы шикаятьләр язып, мәхкәмәдә шәхси мөлкәтен якларга омтыла. Аның шикаяте белән мәхкәмә эшләре әле бетмәгән, шулай да “Тулпар” мәктәбе югары дәрәҗәле милиция түрәләре булышлыгы белән машина кую урынын яулап ала башлады. Чөнки “Тулпар” ат спорты мәктәбе директоры Нәсим Гыйлаҗев үзе дә милиция майоры, атлы взвод командиры.

24 октябрь көнне шушы урынга дәгьва кылучылар милиция белән бергә вагон алып килде. Аны машина кую урынына административ бина буларак кую чарасына керештеләр. Күп санлы журналистлар алдында вагонны күтәртеп урнаштырырга маташтылар. Ләкин “Таң” хезмәткәрләре каршылык күрсәтте. 3-4 сәгатькә сузылган бәхәстән соң журналистлар таралды. Менә шуннан вагонны теләгән урынга куялар. Шушы бәрелеш вакытында “Тулпар” мәктәбе директоры Гыйлаҗев әйтүенчә, аның берничә эшчесе җәрәхәт алып, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта машиналарның керүен-чыгуын милиция ярдәме белән “Тулпар” контрольдә тота, акчаны да алар җыя. 11 ноябрь көнне Гарифуллинны машинасы белән үзенең эш урынына кертмиләр. Журналистларга Гарифуллин тагын бер тапкыр бу күренешнең рейдерлык һөҗүме, басып алу чарасы дип белдерде.

Эшмәкәр Марат Гарифуллин милиция полковнигы Данис Садыйков, “Тулпар” директоры Нәсим Гыйлаҗевнең гамәлләре буенча прокурорга мөрәҗәгать иткән. Прокуратурадан килгән җаваптан күренгәнчә, Гарифуллинга Татарстан мәхкәмәсе карарын үтәргә, ягьни машина кую урынын бушатырга диелә. Шул ук вакытта “Тулпар” мәктәбе директоры Гыйләҗевка кануннны бозарга ярамавы хакында кисәтү белдерә. Милиция полковнигы Данис Садыйковның “Таң” ширкәтенә каршы кылган гамәлләрен тикшерү өчен Чаллы милициясе башлыгы полковник Файзулла Хөсниевка хат юллаганнар. Әлеге белешмәләргә Чаллы прокуроры Александр Евграфов һәм прокурор урынбасары Венера Рамазанова имза салган. Әлеге вәзгыятьтән шәһәр хәкимияте дә читтә түгел. Алар да үз сүзләрен әйтә, төрле карарлар чыгара. Ул карарлар шактый кызыклы һәм аларга да аңлатма сорала.
XS
SM
MD
LG