Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гади халыкка да, эшмәкәрләргә дә бик авыр


Икътисад кризисы сезнең тормышта сизеләме? Халык авазы.

-Минем үземә кагылмый кебек. Әмма шәхси эшмәкәрләргә бик авыр. Минем әтием бер төзелеш ширкәтендә җитәкче булып эшли. Аңа хәзер бик кыен. Банклардан кредит ала алмаганга эшләре туктаган.
-Миңа бик сизелмәде. Мин базарда кием-салым сатам. Безнең бәяләр үзгәрмәде, әлегә шул килеш.
-Әлбәттә, сизелде. Карчыгымның да балаларның да сөенеп бәяләр кимеде бит, дип әйтүләре ишетелми.
-Яхшырды дип, әйтеп булмый. Долларның бәясе артты. Казанда җитештерелми торган чит илдән килгән электроника җиһазларын сатып аласы бар. Миңа алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнер өчен кирәк. Алар хәзер долларга күчереп исәпләгәндә 10% ка артыграк булачак.
-Кибетләрдә азык-төлек бәяләре артты. Фатир өчен түләү дә 100 сумга артты. Мисал өчен, без бер бүлмәле фатирга элек 1800 сум түләсәк, хәзер 1900 сум түлибез. Бөтен әйбернең бәясе арта, ә хезмәт хакы шул килеш.
-Минем әнием хисапчы. Бәлки, ул сизгәндер. Мин үзем сизмәдем. Үзем университетта стипендия алмыйча түләп укыйм. Узган ел да, быел да әниләр 45 мең сум түләде.
-2 ел элек газ плитәсе сатып алган идек. Бу соңгы алган әйбер булды. Хәзер акчаны социаль ипотекага фатир алу өчен җыя идек. Бер биш ел эчендә алырбыз дигән өмет тә бар иде. Белмим инде…
-Без кызым һәм оныгым белән өчәү 18 кв/м тулай торак бүлмәсендә яшибез. Эш булмаганга авылдан күчеп килгән идек. Монда урам да себерәм, җыештыручы булып та эшлим. Безнең 3 мең сум хезмәт хакы белән банклар кредит бирми. Фатир алып булмас инде.
-Кризис сизелә. Бәяләр күтәрелә, ә хезмәт хакы артмый. Минем 3 улым бар. Аларны фатирлы итү мәсьәләсе бик авыр. Гомүмән, хәзер яшьләргә үзләренең куышларын булдыру бөтенләй өметсез.
XS
SM
MD
LG