Accessibility links

Кайнар хәбәр

Козловны үтерткән кеше 19 елга хөкем ителде


Мәскәү шәһәр мәхкамәсе Алексей Френкельне 19 елга иректән мәһрүм итте. Мәхкамә ул һәм тагын 6 кеше Русия үзәк банкы башлыгы урынбасары Андрей Козловны үтерүдә гаепле дигән карар чыгарды.
19 елга хөкем ителгән Алексей Френкель үтерешне оештырган кеше буларак гаепләнә, төркемдә булган тагын 6 кешегә алты елдан башлап гомер буена кадәр иректән мәһрүм итү җәзалары бирелде.
Шулай ук, бу төркемгә 10 миллион сумлык компенсация түләү җәзасы бирелде. Мораль зыянны каплау турындагы гаризаны Андрей Козловның әтисе биргән булган.
Русия үзәк банкы башлыгы урынбасары Андрей Козлов 2006 елда үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG