Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Мәхмүтова төрмәдә кала


12 ноябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе журналист Айгөл Мәхмүтовага карата элегрәк чыгарылган карарны көчендә калдырды. Ягъни, 24 яшьлек Айгөл Мәхмүтова 5 ел ярым төрмәдә утырырга тиеш.

Айгөлнең адвокатлары һәм җәмәгатчелек, бу мәхкәмә эше махсус уйлап чыгарылган, мәхкәмә белдергән җинаятьләрдә Айгөл гәепле түгел, дип саный.

«Судьба Кузьминок» дип аталган газетаның баш мөхәррире булган Айгөл Мәхмүтова ике ел элек, журналист тикшерүләре үткәреп, шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алган.

Хәзер инде күп акчалар, эш урыннарын югалткан элекке түрәләр ялган шаһитләр табып, Айгөлне мәхкәмәгә тартканнар. Имеш ул район ярминкәсендә Әхмәтҗанова фамилияле бер ханымга мәсхәрәле сүзләр әйткән, аны машина белән бәрдерткән һәм 3500 сум акча үзләштергән.

Адвокат Юрий Зак үзенең чыгышында ул гәепләүләрнең урынсыз һәм канунсыз булуын исбатлаган дәлилләр китерде. 40 минут буе ясаган чыгышында ул шулай ук Кузьминки район мәхкәмәсе барышында күп төрле канун бозулар булуын да әйтте. Үз чиратында прокурор адвокатның дәлилләренә бернинди игътибар бирми, Кузьминки мәхкәмәсе карары дөрес кабул ителгән, аны үзгәртерлек сәбәпләр юк, дип белдерде.

Прокурор чыгышыннан соң мәхкәмәдә катнашкан өч судья бер сәгатькә якын киңәштеләр. Мәхкәмә утырышында катнашучылар элеккеге карар үзгәртелер дип өметләнгән иде. Ләкин судьяларның хөкеме бик кыска булды. Алар, Кузьминки районы мәхкәмә карары үзгәртелми дигән хөкем карарын игълан итте.

Айгөл мәхкәмә залындагы монитордан төшерелде
Мәхкәмә утырышында гәепләүчеләр ягыннан бер генә дә шаһит катнашмады. Айгөлне бары тик мониторда гына күрсәттеләр. Аның белән сөйләшү мөмкинлеге булмады.

Карардан соң адвокат Юрий Зактан алга таба нинди юнәлештә эшлиячәксез дигәнгә, югары мәхкәмәләрдә "без Айгөлгә карата ярлыкау алырга ышанабыз", диде. Мәхкәмә утырышында Айгөлгә карата укылган гәепләү чыгышында сүз бары тик шаһит Әхмәтҗановага мәсхәрә сүзләр әйтүе турында барды, "төп сәбәп бу булмаганын сез беләсез, шуңа ачыклык кертеп китегез әле", дип сорадык адвокаттан.

Адвокат Зак: «Айгөл үзенең журналистик тикшерүләре белән күп катлы гараж төзелешен туктатып кала алды. Кайбер түрәләр утырган урыннарын гына түгел, шактый гына акчалар да югалткан. Хәзер инде алар Айгөлдән башкача үч алырга тырыша", диде.
Адвокат Юрий Зак

Ә инде җәмәгатьчелек исеменнән мәхкәмәдә катнашкан Таирә Пухова: «Район түрәләре, прокуратура мәхкәмәгә үз басымын ясый. Без инде Айгөл Мәхмүтованың хәле хакында Европа шурасының парламент ассамблеясындагы кеше хокукларын яклаучы комиссия белән дә сөйләштек. Әгәр дә безнең илдә гаделлек булмаса, без Европага мөрәҗәгатъ итәчәкбез», диде.

Шулай итеп, инде 10 ай буе төрмәдә утырган, ике елга якын мәхкәмәләрдән чыга алмаган журналист Айгөл Мәхмүтовага карата Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дә Кузьминки мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Ягъни Айгөл Мәхмүтова биш ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителүе тагын бер мәртәбә расланды. Ләкин аны яклаучылар, бу эштә әле нокта куелмаган, без аны яңадан югары мәхкәмәдә тикшерәчәкбез, инде безнең илдә гаделлек таба алмасак, Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгатъ итәчәкбез", дип белдерә.
XS
SM
MD
LG