Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның төп байлыгы Мәскәүгә күчә


Башкортстанның нефть эшкәртү һәм ягулык энергетикасы тармагы республика милкеннән чыгарыла башлый.

Президент Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов карамагында булган ягулык энергетика комплексы тиз арада Мәскәү тарафларындагы хуҗаларга күчәчәк. “Система” дип аталган гаятъ зур ширкәт Башкортстанның төп байлыгы чыганагы булган ягулык тармагын “йотачак”.

Атнакич көнне Уфада “Система” вәкилләре белән Башкортстан хакимиятләре арасында шушы хакта килешү имзаланды. Әлегә Башкортстан ягулык-энергетика тармагы ширкәтләре Мәскәүгә “ышаныч нигезендәге идарә итү” тәртибе белән күчерелә. Ә соңрак “Система” холдингы Башкортстанның төп байлык чыганагын тулысынча сатып алырга ниятли.

Башкортстанның нефть эшкәртүче ширкәтләре тирәсендә төрле имеш-мимешләр узган елда ук тарала башлаган иде инде. Кайбер күзәтүчеләр фаразлавынча, Башкортстан нефть эшкәртү тармагы ширкәтләре акцияләрен Русиянең киң билгеле бер монополисты – “Газпром” ширкәте үз кулына төшерергә җыена дип әйтелә килде. “Роснефть” ширкәте дә үзенә алырга уйлый икән, дигән хәбәрләр йөрде.

Башкортстан җитәкчеләре һәм республика нефть ширкәтләрен үз кулында тотучы Урал Рәхимовның бу адымга барырга теләмәве хакында да мәгълүм иде. Аның әтисе Мортаза Рәхимов та Уфада экология мәсьәләләренә багышлап уздырылган бөтенрусия киңәшмәсендә Башкортстанның төп байлыгын бирүче нефть эшкәртү ширкәтләренең беркемгә дә бирелмәячәге хакында әйткән иде. Моны кайбер күзәтүчеләр гап-гади сатулашу дип кенә атады. Әйе, Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре “Система” ширкәте тарафыннан йотылса, моңарчы Башкортстан нефтеннән файда күрүче республика акционерлары күп нәрсә югалтачак. Ә акча югалту хакимиятне дә какшату дигән сүз.

Ничек кенә булса да, Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләре язмышы тиздән хәл ителәчәк, дип көтелә. Бу хакта республикадагы киң билгеле икътисадчы, профессор Ринат Гатауллин да белдерә. Аның сүзләренчә, әле Башкортстанның шушы тәмле бәлешен Мәскәүдә бүлешү бара.

“Моңа инде Башкортстан хакимиятләре берничек тә каршы тора алмаячак. Әле тоткарлык бары тик Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре тирәсендәге мәхкәмәләр дәвам итүенә генә бәйле. Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов президентлыктан алынган очракта да, ягулык комплексы бәлешеннән аңа да өлеш чыгачак”, ди Ринат Гатауллин.

XS
SM
MD
LG