Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ хезмәт базарына артын борды


Чаллыда эш урыннары тәкъдим итү буенча узган ярминкәдә КамАЗ катнашмады.

Нәтиҗәдә, моннан алда узган ярминкәләргә караганда эш урыннары шактый аз тәкъдим ителде. Шулай итеп, кризис хезмәт базарына да йогынты ясады. Чаллы мәшгүльлек үзәгенең эш бирүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Сабирова әйтүенчә, 1 ноябрьдә Чаллыда 8 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителсә, хәзер ул 5 мең чамасы.

КамАЗда соңгы вакытта эш урыны юк диярлек. Әлеге ширкәт беренче тапкыр эш урыннары ярминкәсендә катнашудан баш тартты. Булып узган ярминкәдә күпчелекне пешекче, җыештыручы, кием алып-биреп торучы, балалар бакчасы хезмәткәрләре кебек аз акча түләнә торган вакансияләр тәшкил итә. Чаллыда 3 мең чамасы эшсез исәптә тора. Аларның барысы да диярлек шушы ярминкә иләген узды.
XS
SM
MD
LG