Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы башкорт мохтариятенә 10 ел


Татарстан башкортлары җыелышында катнашучылар. Уртада Нинель Юлтыева.
Татарстан башкортлары җыелышында катнашучылар. Уртада Нинель Юлтыева.

Казанда Татарстан башкортларының милли-мәдәни мохтариятенең ун еллыгы уңаеннан бәйрәме узды.

Дуслык йорты бинасында узган чараны Татарстан башкортлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фирдәвес Бәширова ачып җибәрде. Уфадан бу чарага мәдәният министрлыгы һәм президент аппараты белгечләре, Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкиле катнашты.

Татар белән башкорт бер халык

Җыелышка Чаллы, Түбән Камада яшәүче башкорт активистлары да килде. Алар КамАЗ Һәм нефтехимия заводы төзелеше вакытында шунда күчеп килүчеләр. Күбесе татар белән өйләнешкән. Туган якларын һәм мәдәниятләрен яратканга күрә, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. "Азатлык" хәбәрчесенә, үзләрен Татарстанда ят итеп тоймауларын әйттеләр. Гомумән, татар белән башкорт бер халык инде, аларны аерып булмый, дип сөйләделәр.

Фәхретдин, Юлтыевалар турында китап

Татарстан президенты аппаратында иҗтимагый элемтәләр буенча җаваплы бүлектә эшләп, ялга чыккан Фирдәвес Бәширова үзе дә Казанда татарлар белән туганлашып яши. Казанда торса да ана телен онытмаган, башкорт телендә шигырьләр яза. Уфада китабы да чыккан. Бу бәйрәм алдыннан Татарстан белән бәйле башкортлар турында да белешмә бастырган. Анда да татар өчен чит булмаган динче Риза Фәхретдинов, сәясәтче Әхмәт-зәки Вәлиди, балерина Нинель Юлтыева, ректор Наил Хәйруллин һәм башкалар турында язмалар кергән. Дөрес, Бәшированың ул китапларын күпсенеп сөйләүче башкорт зыялылары да булды.

Татарстан башкортлары җитәкчесе Фирдәвес Бәширова

Хөкүмәт белән хезмәттәшлектә

1992 елда узган беренче Татарстан халыклары корылтаенда Казандагы билгеле башкортлар “Башкорт йорты” дигән оешма буларак катнашкан. Ә Чаллыда “Юлдаш” оешмасы булган. 1998 елда алар берләшеп эшли башлаганнар. Аннары Чаллыда “Шонкар” атлы, Түбән Камада “Урал” исемле мохтарият оешкан. 2002 елда Татарстанда беренче башкортлар корылтае узган. “Без Татарстан хөкүмәте белән даими хезмәттәшлектә һәм аның ярдәме белән эшләп килдек”, дип ассызыклады Фирдәвес Бәширова. Татарстанда 16 мең башкорт яши, дип саный.

Мәктәпкә бала җыю өчен автобус кирәк

Бәширова, иң зур уңышлары дип Чаллыда ачылган башкорт мәктәбен атый. Аны тәмамлаучыларга Уфада бушлай югары белем алу мөмкинлеге дә бар икән. Тик мәктәпкә бала җыю проблемасы бар, ди. Чаллыда таралып яшәүче башкортларның балаларын җыю өчен автобус биргәннәр. Шуңа күрә, Бәширова мәктәп киләчәгенә яңа өметләр багълый.

Татар-башкорт мәктәбенә уртак бәла яный

Казандагы унсигезенче гимназиядә укучы балалар башкорт җырларын башкарды

Фирдәвес Бәширова, "Азатлык" хәбәрчесенә татар белән башкорт һәм барча милли мәктәпләрнең уртак проблемалары барлыгын әйтеп узды. “Русиядәге татар һәм башка милли мәгарифләргә куркыныч яный. Алар юкка чыгарга мөмкин. Азчылык халыклар мәктәпләрен саклап калу өчен берләшеп көрәшергә тиеш”, диде ул.

Сабада башкорт мохтарияте

Шулай ук бәйрәмгә атап картиналар, сөлгеләр, уенчыклар күргәзмәсе дә куелган иде. Залда башкорт милли киемнәрен кигән үзешчәннәр бар иде. Казанның унсигезнче гимназиясеннән килгән балалар да алар арасында иде. Татарстан башкаласындагы якшәмбе мәктәбендә шөгылләнәләр икән. Казаннан җитмеш чакрымда урнашкан Сабадан да концерт куярга килгәннәр. Фирдәвес Бәширова: “Сабада да башкорт оешмасы тернәкләнеп килә. Анда да милли-мәдәни мохтарият булачак”, диде.

XS
SM
MD
LG