Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Сөмбелә" бәйрәме узды


Айдар Габдинов: "Самарда татарлар үз җирендә яши"
Айдар Габдинов: "Самарда татарлар үз җирендә яши"

Дүрт сәгатьлек тамашада Иске Ярмәктән килгән "Ак каен" фольклор ансамбле, "Яктылык" мәктәбе укучылары җырлады һәм биеде. Аннары ярмәклеләр уңышларына тукталды.

Хәйдәр Сәфиуллин җитәкләгән ферма меңләгән баш каз, үрдәк, тавык үстерә, ел әйләнесенә инкубатор эшли. Ярмәк кырларында арыш, бодайдан тыш, көнбагыш, карабодай игелә, авылда көнбагыш мае сыгыла. Быел кышкыга 700 гектар көзге бодай чәчелде. Иске Ярмәк кырлары районда уңыш буенча икенче урында.

"Ак каен" ансамбле
Зур тамашаны Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов түгәрәкләде. Айдар Габдинов үзенең чыгышын, тулысынча диярлек, классик әсәрләргә һәм халык көйләренә багышлады.

Айдар Габдинов Самар татарлары тормышына соклануын белдерде: “Мондагы татарлар үзләрен диаспора итеп хис итмиләр. Телне үстереп яталар. Монда татар үз җирендә яши. Шул рухи байлыкны балаларына тапшырсыннар иде. Профессионал композиторларның әсәрләрен халык бик матур кабул итте. Халык җырларын да яраталар», диде ул.

XS
SM
MD
LG