Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: "Ошамый икән - китегез!"


Төбәк җитәкчеләрен сайлап куюны кире кайтарырга кирәк дигән сүзләрен Мәскәү хакиме Юрий Лужков кире какты. Аны, имеш, дөрес аңламаганнар...

Туры сайлауны кире кайтару бәхәсенә, ниһаять, Русиянең президенты да кушылды. Һәм шунда ук ул бәхәсне ябып куйды.

Удмуртия башкаласында хәбәрчеләр белән очрашканда Медведев, хәзерге билгеләү тәртибенең Русия өчен кулай булуын әйтте. Аны үзгәртү дөрес тә түгел, кирәкми дә, дип белдерде ул. Ә инде кайбер төбәк җитәкчеләренең соңгы белдерүләре уңаеннан Русия президенты, гомумән, "алар хосуси бер зат түгел, әгәр дә хәзерге тәртип ошамый икән, алар урыннарыннан китү гаризасын яза ала", дип тә өстәде.

Төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры халык тарафыннан сайлау мәсьәләсен кабат тикшерү кирәклеге турындагы соңгы белдерүне Мәскәү хакиме Лужков дүшәмбе көнне "Познер" программасында ясаган иде. Аның сузләренә караганда, берничә ел элек ул Путиннең шул җитәкчеләрне Мәскәү Кирмәненнән билгеләү карарын яклаган булган, әмма хәзер бу мәсьәләне кире карарга һәм сайлауны кайтарырга вакыт җиткән.

"Мине дөрес аңламаганнар", ди Лужков

"Туры һәм альтернатив сайлауда җиңгән җитәкчеләр, җирле парламентлар тарафыннан гына расланган намзәткә караганда кануни яктан көчлерәк", дигән иде Мәскәү хакиме.

Әмма аның шушы күкрәгән белдерүе бик кыска гомерле булып чыкты. Сишәмбедә Русия Дәүләт Шурасының Ижаудагы утырышында ул, туры сайлауны кайтару ерак киләчәккә карый, дип белдерде. Янәсе, Лужков элегрәк тә шулай дигән булган, әмма аны ялгыш аңлаганнар.

Әлегә кадәр туры сайлауны кайтару таләбе белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кенә гына чыккан иде, соңрак аны Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимов та хуплады. Ягъни әлегә кадәр моны нигездә милли республикалар гына алга сөрә дигән фикер булса, Лужков белдерүеннән соң моңа инде яңа төсмер өстәлгән иде. Тик бу бер төнгә дә чыдамады - Мәскәү хуҗасы сүзләрен кире алды.

Туры сайлау коммунистларга халыкка чыгу мөмкинлеген арттыра

Сишәмбедә төбәк җитәкчеләрен сайлауны кайтаруны Русия коммунистлары җитәкчесе Геннадий Зюганов та яклады. Ул "коммунистлар һәрвакыт губернаторларны (федераллар бар төбәк җитәкчеләрен шулай атарга тырыша) һәм Федерация шурасын турыдан-туры сайлауны яклап килде", дип белдерде һәм шундый сайлау гына "чын мәгънәсендә демократик була ала", диде.

Әмма федераль үзәк бу өлкәдә туры сайлауны кайтаруга элеккечә шикләнеп карый - хакимият партиясе башлыкларыннан берсе, Дума җитәкчесе Борис Грызлов, Юрий Лужковның соңгы белдерүен "бу аның шәхси карашы гына" дип бәяләде. Элегрәк Шәймиев фикерен дә нәкъ шулай бәяләгән иделәр "Бердәм Русия"нең Мәскәүдәге түрәләре.

Эшләр болайга киткәч Лужков "шәхси карашын" үзгәртергә булды.

XS
SM
MD
LG