Accessibility links

Франция халыкара икътисади кризис саммитына әзерләнә


Париж - Узган атна ахырында Вашингтонда узган, алдынгы илләр катнашкан глобаль икътисади кризис җыеныннан соң, бу мәсьәләгә чишелеш табу максатында, 1-9 гыйнварда дөнья җитәкчеләре һәм белгечләр катнашында яңа җыен уздырырга планлаштыра. Франция рәсмиләре җыенга кайсы илләрнең катнашачагы турында тиздән белдерү булыр, әлегә бу җыенга Нобель икътисад белгечләреннән Җосәф Стиглитз һәм Һиндстандан Амартья Сен кебек мәшһүр икътисадчылар катнашачагы төгәлбилгеле дип белдерде. Узган атнада Вашингтонда булган зур 20-лек җыенында, глобаль кризис белән көрәшү турында килешенсә дә, бу хакта нинди чаралар күреләчәге хакында уртак фикергә киленмәгән иде.
XS
SM
MD
LG