Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галина Старовойтова үлеменә 10 ел


Бүген Петербурда Дәүләт Думасының элекке депутаты, "Демократик Русия" партиясе рәистәшләренең берсе булган Галина Старовойтованы искә алу чаралары үтә. Аны 1998 елның 20 нояберендә үтерделәр.

Кичен Старовойтова музеенда хәтер кичәсе үтәчәк. Шәһәрнең Интерьер театрында аңа багышланган "Петербур битлекләре" исемле тамаша булачак.

Старовойтованы үтергән 6 кеше 2005 елда озын вакыт төрмә җәзасына хөкем ителде. Әмма аны үтерергә кем кушканы әле дә ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG