Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһиров: “Самарда милләтебезне саклый һәм яклый белә торган кешеләр яши”


Самар татар җәмәгатьчелеге белән акдемик Индус Таһиров очрашты.

Чәй өстәле тирәсендәге сөйләшүләргә милли хәрәкәт җитәкчеләре, дин әһелләре һәм малкуарларыбыз килгән иде. Сораулар күп булды, академик Таһиров барчаларына да төпле һәм дәлилле җавап бирде. Йомгаклау сүзендә Индус Таһиров болай диде:

“Мин гомер-гомергә Самарга аерым мөнәсәбәттә булдым. Элек-электән Самар Бөгелмә өязенә керде. Самар – ул татарның бер каласы саналган. Самарны мин яхшы беләм. Монда милләтебезне саклый һәм яклый белә торган кешеләр яши.

Халыкта яшәү көче булса, киләчәге зур була. Хәл ителмәгән мәсьәләләр бетми. Алар була торсыннар. Ләкин дә иң кирәклеләрен беренче урынга чыгарып торырга кирәк.

Мәчетләребез һәрвакыт яшьләр белән тулы булсын иде. Мәчетләребездә татар теле өстенлек кылсын. Татарны тел һәм Ислам дине яшәтте, яшәтә һәм яшәтәчәк. Тик тел белән дин үрелеп барганда гына халык яши.

Милләтне саклау, аның сагында тору искиткеч авыр нәрсә. Күп вакыт вәкаләтләр җитми, хөкүмәт тә каршы чыга, тегесе дә, монысы да каршы. Ләкин шулар аркылы йөзеп чыгарга кирәк”, диде Индус Таһиров.
XS
SM
MD
LG