Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Шәймиев юлламасы белән кызыксына


Дөнья финанс кризисы белән мәш килгәндә, Татарстан сәясәтчеләре башка мәсьәләләр турында уйлый.

Президент Миңтимер Шәймиевнең еллык юлламасы, республика башлыгының шушы көннәрдә мәгарифкә багышланган федераль җыелышта әйткән сүзләре күпләрнең тел очында.

“Татарстанда беркем дә туган телдә укытуны бетерә алмый. Республикада татар телендә укыту урысчадан азрак була икән, бу Татарстан конституциясенә каршы килә. Татар телен факультатив итеп калдыру исә, безне мыскыллау булачак. Русиядә милли компонентны тикшерүче канунга уңай якка үзгәрешләр кертелмәсә, без илнең конституцион мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез”, диде Миңтимер Шәймиев.


Сәясәт белгечләре фикеренчә, Русия белән 8 ел дәвамында Владимир Путин идарә иткәндә Шәймиевнең бер тапкыр да болай кискен әйткәне булмаган.


Журналист Рәшит Әхмәтовның “Звезда Поволжья” газетасында язганнарына күз салсаң, Шәймиевнең юлламасы яңгыратылганның икенче көнне үк Мәскәүдә аның белән кызыксына башлаганнар. Рәсми булмаган мәгълүмат чыганаклары әйтүенчә, президент идарәсендә бу чыгышны көчле сәяси документ, көтелмәгән хәл буларак кабул иткәннәр.


Алай гына да түгел, Русия президенты Дмитрий Медведев, хезмәткәрләренә әлеге юлламаны укып, 12 битлек кыска аналитик язулар әзерләргә боерган.


Әмма Шәймиев юлламасына мондый зур кызыксынуны төрлечә аңларга була, ди сәясәт белгечләре. Билгеле, алар фикеренчә, монда Русия җитәкчеләренең Шәймиевнең тәҗрибәсенә соклану гына түгел, ә башка ниятләр дә булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG