Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар үз хокукларын яклый


Башкортстандагы төрле хатын-кызлар оешмаларының берлектәге җыены булып үтте.

Анда республика хатын-кызлары оешмаларының алда торган бурычлары тикшерелде. Бүгенге икътисади кыенлыклар чорында хатын-кызларның хокукларын яклау иң беренчел бурыч итеп билгеләнде.

Төрле ширкәтләрдә, оешмаларда эшчеләрне, хезмәткәрләрне кыскартулар башланган бу мәлдә хатын-кызларга таякның авыр башы төшә, дип искәртелде. Шуңа күрә дә, һөнәр берлекләре белән бергәләп, гүзәл затларның хокукларын яклау өчен бар тырышлыкны салырга кирәк, дип ассызыкланды.

“Башкортстан хатын-кызларын төрле җитәкче урыннарга, депутатлыкка сайлаганда да үҗәтлек күрсәтү үзебездән тора”, дип сөйләде Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова.


XS
SM
MD
LG